Ярминкәгә — куаклар, үсентеләр һәм чачаклар алырга

Прошла очередная весенняя сельскохозяйственная ярмарка21 МАЙДА Җиңү мәйданында чираттагы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Сатучылар бер-берсен бүлдереп үз товарын мактады, ә сатып алучылар сайлый-сайлый үз теләгәннәрен алдылар, ассортимент бай иде. Тартмаларның төрле якларыннан сары, кызгылт-сары бархатцылар күренә, ә петуньялар үзләренең ак, кызыл, шәмәхә күзләрен «кысалар». Томатлар рассадасы инде чәчәк аткан, татлы борычлар, иртә, соң өлгерүче кәбестәләр, бакча, ампель җиләге, районлаштырыштан алма, груша, шомырт, кара миләш, крыжовник, карлыган, кура җиләге, чиянең төрле сортлары, күпьеллык чәчәк суганчалары, утырту өчен бәрәңге…
Барда җирендәге ярминкәне крайның төрле якларыннан һәм аннан читтән килүче сатучылар инде күптән яратып өлгерде. 70 тән күбрәк катнашучылар арасында Ижевск, Татарстан, Свердловск һ.б. урыннардан вәкилләр бар иде.
«Марьина роща» питомнигы (Пермь районы, Крохово авылы) шулай ук сатып алучыларның игътибар үзәгендә булды. Сатучы Вячеслав Александрович Оринин үсентеләр утыртуның серләре белән бик теләп уртаклашты, сатып алучыларның сорауларына җавап бирде.Таралган сорауларның берсе: ни ө чен алмагачлар утырткач озак чәчәк атмый? Вячеслав Александрович җавабыннан ачыкланганча, ул дө рес утыртмау белән бәйле икән, ә нәкъ менә тирәнгә утыртудан. Алмагачларны тамыр муентыгын җир белән капламыйча утыртырга кирәк, югыйсә, һәр сантиметр чәчәк ату елын арттыра гына.
— Әгәр дә сез тирәнрәк утырткансыз икән, борчылмагыз, моннан чыгу юлы бар. Агачның төбендәге җирнең артыгын алырга кирәк, — дип киңәш итте В.А.Оринин һәм газета укучыларга берничә киңәшен дә бирде. — Вак кына мәшәкатьләр кебек, ә бик мөһим нюанслар. Мәсәлән, төшле культуралар -абрикослар, чия, алыча, персикны 40-50 см лы таучыкка утырталар. Ул шуның белән бәйле, безнең шартларда бу культураларның тамыр муентыгы чери, күкси, һәм ул агачның үлеменә китерә. Сливаны серкәләнсен өчен парлап утыртырга кирәк. Ә алмалар өч төргә бүленә: җәйге, августта өлгерә торганнары сакларга бармый, көзге, сентябрь башында өлгерүчеләрен сакларга була, тик озак түгел һәм кышкы сортлар, алар саклау өчен бик кулай.
«Марьина роща» питомнигы 2002 елдан башлап эшли. Биредә җиләк-җимеш һәм декоратив культуралар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Алар арасында: алмагач, груша, слива, абрикослар, чия, крыжовник, карлыган, миләш, тайга винограды — ул минус 42 градуска кадәр салкыннарга чыдам, лимонник, облепиха, бакча җиләге, кедр, туя, лиственница, нарат һәм яңа культура — сакура, 1,5-2 метр биеклектә үсүче, матур чәчәкле куак, җимеш бирми.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Артур Уразов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *