Кешенеӊ иӊ зур бәхете — аныӊ гаиләсе

Рәсәйдә 8 июльдә иӊ җылы hәм назлы бәйрәмнәрнеӊ берсе – Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм кысаларында 9 июльдә Беренче Әрҗән авылыныӊ җәмәгать коммуникацияләр үзәгендә 50 ел hәм аннан да күбрәк бергә яшәгән парларны хөрмәтләү тантанасы уздырылды, гомер буе бер юлдан кулга кул тотынып атлаучы үрнәк парларга “Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен” истәлекле билгеләре тапшырылды.

“Нәкъ менә нык, тату гаиләләр — Кама буе нигезе булып тора. Сез яшьләр өчен үрнәк. Күп еллар дәвамында бер-берегезгә мәхәббәт, хөрмәт hәм барлык гаилә кыйммәтләрен саклавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезгә киләчәктә дә бер-берегезнеӊ кадерен белергә, хөрмәт итәргә hәм тагын күп еллар бергә яшәргә телим”, — дип барлык юбилярларны сәламләде губернатор Дмитрий Махонин Пермьдә узган күп еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләү тантанасында.

Истәлекле билге белән Пермь крае территориясендә яшәүче hәм 50, 55, 60, 65, 70, 75 ел никахта торучы гаилә парлары бүләкләнә. Быел Барда муниципаль округыныӊ 55 гаиләсе әлеге бүләкне алды. Бу яшь буын өчен үрнәк булган, үз гаиләләрен бер-берсенә мәхәббәт, кайгырту hәм хөрмәт нигезендә төзегән парлар.

Тантана сәбәпчеләрен округ башлыгы Хәлил Алапанов, Дума рәисе Илгизәр Вахитов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Фәдия Корбангалиева котлады.

— Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, юбиляр гаиләләр. Бүген без бергәләшеп Рәсәй күләмендә матур бәйрәм үткәрәбез. Безнеӊ округта үрнәк, күп еллар бергә яшәгән гаиләләр шактый булуы бик күӊелле. Чакыруыбызны кабул итеп, бирегә җыелганыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Округ күләмендә алып барылган эшләрдә сез hәрвакыт үрнәк булып торасыз, тормыш тәҗрибәгезне яшь буынга тапшырасыз. Сездән үрнәк алып, әйткән киӊәшләрегезне тыӊлап, округыбызны алга таба да бергә үстерәчәкбез дип ышанам. Сезгә тазалык, саулык, озын гомер телим. Бәйрәм белән! – дип тәбрикләде Хәлил Газбулла улы.

Аннан 60, 55, 50 ел бергә тормыш көткән гаилә парларына истәлекле билгеләр тапшырылды, бу күӊелле мизгелдән горурлык хисе кичергән балалары, оныклары кадерле кешеләрен алкышлады. Тантана матур концерт номерлары белән үрелеп барды, өлкәннәребез чәй өстәле артында сый-хөрмәттән авыз итте, чәй табыны оештырырга край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Валерий Сухих ярдәме күрсәтелгән иде. Әрҗән авыл территориясенеӊ Почетлы гражданины Тәлгать Нәкый улы Сәбәләев барлык өлкәннәр исеменнән бу бәйрәмгә катнашы булган hәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм азагында күркәм гаилә парлары белән аралаштык hәм алардан бергә озак яшәү серләре турында кызыксындык.

Байавылдан Рәис Рияз улы hәм Тәскирә Газый кызы Аптраковлар 21 июльдә бриллиант туйларын – бергә яшәүләренеӊ 60 еллыгын билгели. Алар Октябрь бәйрәмендә таныша. Тәскирә апа гомерен балалар укытуга багышлый, ә Рәис абый төрле урыннарда җитәкче эшен башкара. Алар өч балага гомер бүләк итәләр, бәхетле картәти hәм картәнинеӊ оныклар саны 8гә җиткән, инде ике оныкчыклары да бар. Эшләп үскән буын буларак, өлкәннәребез бүген дә тик утырмый, бакчаларында яшелчә-җимешләр үстерә, былтырга чак мал караганнар, быел урманга җиләккә дә өлгергәннәр, Тәскирә апа кышын кул эшләре тота. “Гаиләдә мәхәббәт, татулык булырга тиеш. “Сабыр төбе — сары алтын”, — диләр халыкта. Шуӊа күрә, береӊ ачуланса, икенчеӊә сабыр була, түзә белергә, ә иӊ мөhиме, гафу итәргә, гафу үтенергә белергә кирәк. Яшьләр дә гомернеӊ кадерен белеп яшәсә иде, эшләсәӊ, тормыш яхшы, бары тырышырга кирәк”, — дип җавап кайтарды Аптраковлар.

— Институтта укыганда таныштык, 1970 елда өйләндек, быел бергә яшәвебезгә 55 ел. Ике ул, ике кыз тәрбияләдек, хәзер унбер оныгыбыз бар. Бергә яшәүнеӊ сере – балаларда. Аларны үстерү, аякка бастыру өчен әти-әнинеӊ бергә булуы кирәк. Нинди генә авыр чаклар булмасын, балалар турында уйлау мөhим, алар әти-әнинеӊ мөнәсәбәте өчен гаепле түгел. Береӊ әйткәндә, икенчеӊ тыӊласа гына гаилә булып яшәргә була, — диделәр Бардадан Хаккый Әхмәтвәли улы hәм Галия Гариф кызы Садыйковлар.

Аклыштан Хәмит Әдехәт улы hәм Зарифә Миншин кызы Рахмангуловлар 50 ел бергә гомер кичерә. Кунгур районы чибәре Осада укыган вакытта практикага Аклышка җибәрелә, яшьләр шунда таныша. “Колхозда эшләдек, бал кортлары карадык. Күп еллар бергә торып бер-береӊне сүзсез, күз караштан аӊлый башлыйсыӊ. Яшьләргә дә бер-берсен хөрмәт итүләрен, аӊлап тормыш көтүләрен телибез”, — диделәр алар.

Каенавылдан Шәйхизаман Саяф улы hәм Вәсилә Шәрибҗан кызы Чурмаевлар да быел алтын туйларын билгеләп үтә. Гаилә башлыгы “Урал” колхозыныӊ алдынгы шоферы була, ә аныӊ тормыш иптәше башлангыч классларны укыта. Хәзер алар ике баласыныӊ, дүрт оныгыныӊ уӊышларына сөенеп яши. “Тормышта төрле хәлләр була, бер-береӊне тыӊлый, ишетә, юл куя белергә кирәк”, — диделәр алар соравыбызга җавап кайтарып.

Кешенеӊ иӊ зур бәхете – аныӊ гаиләсе. Бергә озын тормыш юлы үткән гаилә парларына сокланмыйча мөмкин түгел, бу зур хезмәт, алар hичшиксез хөрмәткә лаек. Сезгә алга таба да бәрәкәтле, имин тормышта сау-сәламәт, пар канатлы булып яшәвегезне телибез.

Ләйсән Кучукбаева.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *