Лаләләр булачак фермерларны ничек рухландыра?
25 февральдә, табигать уянырга әзерләнеп, көннәр язга авыша башлагач, Төнгүк урта мәктәбе агрокласслары укучылары Барда авылында Гөлмәрьям hәм Илшат Закировларныӊ теплицаларында булды. Биредә хуш исләрен таратып төрле төстәге 70 меӊ лалә чәчәк аткан, “яз гүзәлләре” хатын-кызларны сөендерергә hәм 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көнендә өйләрне бизәргә әзер. Эшмәкәрләрнеӊ теплицалары меӊләгән гаҗәеп лалә белән тулган, алар төрлелеге hәм матурлыгы белән сокландыра. hәр чәчәк — тырыш хезмәт, җиргә чиксез мәхәббәт hәм югары осталык нәтиҗәсе. — Җиде ел инде лалә үстерәбез. Үсенте чорыннан
