“Гүзәл Чулман“ Барданы яулады!
Мартныӊ соӊгы көннәрендә Үдик, Түбәнавыл hәм Икенче Әрҗән авылларында Пермь шәhәреннән “Гүзәл Чулман“ татар бию ансамбле концертлары булды. Ә 31 мартта алар тәүге чыгышлары белән үк Барда тамашачысы күӊелен яулады. “Гүзәл Чулман“ ансамбле моннан 7 ел элек кенә барлыкка килгән. Аны Пермь краенда яшәүче талантлы яшьләр – матур кызлар hәм сөлектәй егетләр тәшкил итә. Алар крайныӊ төрле районнарыннан: Орда, Октябрь, Уен, Суксун, Кишерть, Оса, Кунгур, Чернушка, Барда районнарыннан hәм Пермь районы Башкултай авылыннан җыелган. Барда районыннан ансамбльдә 2 кыз hәм


