”Ул елларны сагынып искә алам“
28 майда чик сакчылары көне билгеләнеп үтелә. Безнеӊ райондашлар бу тантанадан читтә калмыйлар, hәр ел оештырылган төрле чараларда катнашалар. “Таӊ“ газетасы битләре аша чик сагында хезмәт иткән райондашларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы сезне Байавылда hәм Югары Шлик авылында туыпүскән чик сагы хезмәте ветераннары белән танышу көтә. Ринас Миннәхмәт улы Гатиатуллин 1968 елда дөньяга килә. Яӊа Казанка сигезьеллык, Төнгүк урта мәктәпләрен тәмамлагач Чайковский шәhәрендә автомәктәптә укый, “ Маяк “ колхозында стажировка уза. 1986 елныӊ 12 маенда армия сафларына хезмәткә




