Кече Ватанымны яратам
Исегезгә төшерәм, 16 ноябрьдә нәтиҗәләр ясалды hәм Кама буеныӊ 600гә якын мәктәп укучысы hәм студенты “Пермь крае горурлыгы” аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде. Бу билгене алу – зур дәрәҗә, чөнки аны хәзерге заман яшьләренеӊ иӊ сәләтле hәм актив вәкилләренә тапшыралар. Барда муниципаль округыннан бу бүләккә лаек булган алты бала арасында Бардадан Элина Марат кызы Исмәгыйлова да бар. Элина бу билге белән икенче ел рәттән бүләкләнә, әгәр ул 2019 елда “Интеллект” номинациясендә их яхшысы дип табылса, бу юлы – “Җәмәгать эшчәнлеге”









