Яңа елга көтелмәгән бүләк

15 декабрьдә округ администрациясендә ике гаиләгә “Пермь крае халкына социаль ярдәм күрсәтү” дәүләт программасының “Балалы гаиләләргә социаль ярдәм. Социаль ятимлекне профилактикалау hәм ятим балалар хокукларын яклау” 1 ярдәмче программасы кысаларында Пермь крае бюджеты акчалары хисабына яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру шартлары нигезендә торак бәясенең 10 проценты күләмендә торак сатып алу (төзү) өчен социаль түләм алу хокукы турында таныклыклар тапшырылды.

— Бүген сез ярдәм алган край программасы 2014 елдан бирле гамәлдә. 2020 елга Барда округы өчен крайдан 46 таныклык бирелгән иде, бүген мин шуларның соңгы икесен тапшырам. Киләсе елда программа дәвам итәчәк, 60 гаиләнең шундый ук таныклыкка ия булачагы билгеле инде. Шуны да искәртергә телим, әгәр сезнең гаиләләрдә ике ел дәвамында тагын балалар туса, сез янә таныклыкта язылган күләмдә акча алачаксыз. Сезгә таныклыклардан уңышлы файдалануыгызны, гаиләләрегез составын арттыру турында уйлануыгызны телим, — дип билгеләп үтте Барда муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илнур Туйгелдин.

Документларны тапшырганнан соң, округ администрациясенең торак программалары буенча әйдәп баручы белгече Гөлнара Нурбакова гаиләләргә хезмәт күрсәтү буенча килешү hәм белешмәлекләр тапшырды, таныклыкларны куллану кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде, эш тәртибен аңлатты.

— Без, яшь гаилә буларак, торак шартларын яхшыртуга берничә ел элек чиратка баскан идек. Бу вакыт эчендә ипотекага йорт сатып алдык, шуңа күрә таныклык акчаларын әлеге кредитның бер өлешен түләүгә юнәлдерергә планлаштырабыз. Округ башлыгы Хәлил Алапановка, администрация белгече Гөлнара Нурбаковага рәхмәт белдерәбез. Без бик шат, гаиләбез өчен бу Яңа елга көтелмәгән бүләк, — дип уртаклаштылар Нәфис hәм Эльвина Зимасовлар.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *