Күӊеле hәрчак иҗатка тартыла

Территория үсеше, ирешкән нәтиҗәләр белән танышканнан соӊ без Сөҗән авылына юл тоттык. Беренче тукталышыбыз Гөлсирә Миӊнегали кызы Мансурова-Иманова йортында булды. Күпләр аны җирле шагыйрә буларак белә, әмма тамырлары Татарстан Республикасы белән нык бәйле булуын барысы да белеп бетерми шул.

— Әйе, минем бабаларым Татарстан якларыннан. Картәтием Якуб безнеӊ якларга тормыш иптәше эзләп килгән hәм беренче күрүдә үк Башап Түз авылыныӊ җирле гүзәле 16 яшьлек Гөлҗамалга гашыйк булган. Ул үз максатына ирешә hәм аныӊ белән гаилә кора, аларныӊ ике баласы: ул hәм кыз туа. hәм бу кыз — безнеӊ әниебез, — дип башлый әӊгәмәне Гөлсирә апа.

Әӊгәмәдәшем Сөҗәндә туып-үсә, биредә башлангыч мәктәпне тәмамлый. Аннан Султанай сигезьеллык мәктәбендә укый. Ул бу елларны аеруча җылылык белән искә ала, нәкъ менә шушы мәктәптә аныӊ дуслары күп булуын билгеләп үтә. “Безне искиткеч педагоглар, чын остазлар укытты. Кайберләренеӊ исемнәрен әле дә хәтерлим. Мәсәлән, татар телен безгә Туктамышева Мөнибә, математиканы — Лягушкин Александр, химияне — Татьяна Зайцева, рус телен Таразова Роза hәм Таразова Минҗәвәр, биологияне hәм җыр дәресен — Гөлҗиhан апа Мәсәгутова укытты. Ул елларда мәктәп директоры Монасыйпов Муллаәхмәт абый булды”.

Мәктәптән соӊ ул Пермь шәhәренә алты айлык аш-су осталары курсларына укырга бара hәм алган hөнәре буенча эшләмәсә дә, тормышта бу белемнәре файдалы була, чөнки тәмле ашарга пешерү дә сәнгать бит. Аны hәрвакыт нечкә, иҗади табигате аерып тора. Балачактан җырларга, чаралар алып барырга ярата, бишенче сыйныфта шигърият белән мавыга, шигырьләр яза башлый. Хәзер аныӊ күӊеле ни өчен hәрвакыт иҗатка тартылуын әйтү авыр. Бу ата-бабалары белән бәйлеме яки тәмле Сөҗән суы шулай йогынты ясаганмы, ләкин ничек кенә булмасын, 14 ел “Росгосстрах” компаниясендә иминиятче вазыйфасында эшләгәннән соӊ, язмыш аны мәдәният “учагына” алып килә hәм ул җирле клуб мөдире булып эшкә урнаша. Аныӊ китапларга, укуга мәхәббәте биредә дә ярдәм итә, үзе сценарийлар, скетчлар яза.

Бүген Гөлсирә апа лаеклы ялда. Ул хәзер яраткан шөгыленә күбрәк вакытын багышлый. Туган ягыныӊ кабатланмас матурлыгын, Сөҗәннеӊ табигатен шигъри юлларда чагылдыра. Шулай ук ул шигырьләрен дини темаларга, төрле вакыйгаларга, якташларына, авылныӊ лаеклы вәкилләренә, терлекчеләргә, игенчеләргә багышлый. “Мин hәрчак язарга тиеш. Сүзләр hәм рифмалар үзләре туалар, кайвакыт хәтта төнлә дә. Әгәр дә мин шундук язып калдырмасам, иртәнге якта барысы да онытылачак. Иҗат еллары дәверендә “Чишмә жыры” hәм “Гомер гөлем” исемле ике китабым чыгарылды, хәзерге вакытта өченче китапка материал тупланды, ләкин әлегә аны бастыру мөмкинлеге юк. Минем ике кызым бар. Гөлназ Мәскәүдә, ә Гөлнара минем янда яши. Алты оныгым уӊышлары белән сөендерә, оныкчыгым Риана да үсеп килә”, — дип уртаклаша шагыйрә. Без озак кына шигырьләр, аларда чагылдырылган темалар турында сөйләштек. Хуҗабикә безне озатырга теләмәсә дә, безне юл алга таба “чакырды”…


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *