Бик күӊелле яшибез

Уймужевский клуб с 2006 года работает в здании бывшего сельского поселения, здесь же расположено почтовое отделение. Работники культуры встретили нас на улице в национальных костюмах.Уймуж авыл клубы 2006 елдан элеккеге авыл поселениесе бинасында эшли, биредә үк почта бүлеге дә урнашкан. Мәдәният хезмәткәрләре милли киемнәрдә безне урамга ук чыгып каршы алдылар.
Методист Илзирә Имайкина (рәсемдә сулда) мәдәният өлкәсендә 8 ел эшли, үзе гармунда уйный, җырлый да. Ул Үдик авылыннан Уймужга килен булып төшкән. Хезмәткәрләр көче белән бу җәен клубта косметик ремонт үткәрелгән — түшәм, стена hәм идәннәр буялган, монда тамашачыларны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә бик күркәм. Үзләре теннис өстәле хәстәрләгәннәр, уйнарга яшьләр дә, өлкәннәр дә җыела икән, шулай ук шахмат, шашкалар бар. Зал Яӊа ел бәйрәменә бизәлгән. Стеналардагы “Бик күӊелле яшибез“, “Кешене хезмәт бизи“, “Алар даны – мәӊгелек!“, “Онытылмас хатирәләр“, “Алар җиӊү яулап кайттылар“ дип исемләнгән стендларда бик күп мәгълүмат тупланган. Уймужлылар авылдашлары — КПССныӊ Барда райкомы беренче секретаре Имайкин Зәбир Галим улы, бронетанк гаскәрләре полковнигы Рафикъ Рәхим улы Имайкин, шагыйрь Кәримов Фуат Мәүләви улы белән горурланалар.
Клубта “Авылым моӊнары“ фольклор түгәрәге эшли, бәйрәмнәрдә унлап кеше җыела. Түгәрәктә шөгыльләнүчеләрдән Әлфия Сәлим кызы Камакаева (уӊда) күмәк хуҗалык таркалгач, 24 ел сәнгать җитәкчесе була. Аӊа кадәр бу эшне Резеда Мәсгут кызы Кәримова (уртада) башкара, мәдәният өлкәсендә 28 ел хезмәт куя. Костюмнарны Резеда апа үзе тегә икән.
Хәзер алар ветераннар, яраткан шөгыльләрен әле дә дәвам итәләр.
Мәктәп укучылары өчен “Кояшкай“ түгәрәге бар, балалар җырларга, биергә өйрәнәләр, төрле уеннарда катнашалар. Гармунчы вазыйфасын Рәис Әбләев үти. Атнаныӊ бер көне – чәршәмбедә Федоркидан күчмә китапханә оештырыла, китапханәче — Илфәния Тимиркина.
Без килгән көнне клубта авылныӊ оста куллы хатын-кызлары Зәнфирә Назим кызы Гайсина, Гөлмәрьям Таhир кызы Имайкина, Рәмзилә Мәхмүт кызы Галина, Раузилә Шәйхуҗа кызы Юсупованыӊ кул эшләреннән бай күргәзмә оештырылган иде. Бизәнү әйберләре, шкатулкалар, җылы бияләй, оек, калфак, түбәтәй, тамыр энә белән бәйләгән төрле чәчәкләр, урындык җәймәләре дисеӊме – барысы да күз явын алырлык дәрәҗәдә башкарылган.
— Авыл халкы өчен бәйрәмнәр үткәрәбез, бик күӊелле яшибез.
Федоркига, Акбашка h.б. авылларга барабыз. Программада скетч, әкиятләр бар, сценарийларны үзебез төзибез. Хәзер пандемия булу сәбәпле генә эшебез тоткарланды әле, — диләр мәдәният хезмәткәрләре.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *