Данлыклы юл

Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара 9 ноябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә үткәрелде. Быелгы чара шуның белән истәлекле, 2018 елда Рәсәй полициясенә 300 ел тулды. Моннан өч гасыр элек Петр I тарафыннан төзелеп, бу служба мактаулы hәм данлыклы юл үтте.
Чара hәр елдагыча дәүләт гимныннан башланды. Залда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар урын алган. Әнә Россия Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең Пермь крае буенча начальнигы, полиция генерал-майоры Михаил Ильич Давыдов видеокотлавы яңгырый. Бу чыгышта хезмәткәрләргә йөкләнгән эшнең мөhимлеге, дәрәҗәсе hәм авырлыгы турында да әйтелде, изге теләкләр яңгырады.
Полиция хезмәткәрләре Ватан hәм халык иминлеген тәэмин итә. Бу авыр, дәрәҗәле хезмәт, алар үз тормышларын куркыныч астына куеп тәртип сагында торалар. Янә игътибар зәңгәр экранга юнәлә – хезмәткәрләрнең эшләгән вакытлары күз алдыннан уза: кемдер тәртип бозучыларны ачыклый hәм тоткарлый, кемнәрдер юлларда постта, кайсылары ил иминлеген тәэмин итү максатында ерак командировкада сакта тора…
Россия Эчке эшләр министрлыгының Барда районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы полиция подполковнигы
И.Ш. Исмәгыйлов бәйрәм котлавында сөенечле хәбәр җиткерде. Агымдагы ел хезмәт нәтиҗәләренә караганда Барда районы бүлеге җинаятьләрне ачу буенча крайда икенче урынга чыккан, күрсәткеч – 86,5 процент тәшкил итә.
Полиция хезмәткәрләрен алга таба Барда муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы
В.Р. Әмирова, район прокуроры вазыйфаларын үтәүче юстиция советнигы И.Е. Клейман, район Земство Җыелышы депутаты И.Ә. Сәгыйдуллин тәбрикләп, башкарган эшләренең мөhимлеген билгеләп изге теләкләрен җиткерделәр.
— Сез үтә җаваплы хезмәт алып барасыз. Ял hәм бәйрәмнәргә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытына карамыйча, hәрвакыт үзегезгә билгеләнгән урында буласыз. Халык сезгә бәлагә тарыгач ышаныч, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә hәм яклау таба. hөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлаулар кабул итегез, яңа хезмәт уңышлары насыйп булсын сезгә! — диделәр алар.
Тантанада хезмәт нәтиҗәләре белән аерылып торучы хезмәткәрләр бүләкләнде. Аларга махсус званиеләр бирелде, почет грамоталары hәм бүләкләр, Россия Эчке эшләр министрлыгының өч дәрәҗәдә
“За отличие в службе“ медальләре,
Р.Р. Шакманаевка “Полиция отличнигы“ күкрәк билгесе, И.М. Сардыковага “Кадрлар хезмәтенә 100 ел“ медале тапшырылды.
Бәйрәм чарасын район мәдәният хезмәткәрләре, балалар номеры бизәде, шулай ук полиция хезмәткәрләре үзләре дә дәртле җыр hәм биюләре белән чыгыш ясады.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *