Яшьнәп яшәлгән гомер

Шакиров Шафик ШакировичЧал башымны иеп, Сүҗде авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган таш плитә каршында басып торам. Биредәге аеруча күңелемә якын язмага — «Шакиров Шафикъ Шакир улы» дигән юлларга тукталам. Бу — районыбыз тарихында билгеле эз калдырган безнең әтиебез.
Ул 1906 елның 5 маенда Башкортостанның Үрге Кыйгы авылында дөньяга килә. Җиде яшеннән хәзрәттә хезмәттә тора. Ахрысы шуңадыр, Коръәнне аңлый һәм күп кенә сүрә, аятьләрне яттан белә иде.
Әти үзе турында, тормышы, сугышчан юлы турында сөйләргә яратмады. Шуның өчен дә бу язмамда апаларымнан, әнидән, азрак әтинең үзеннән ишеткәннәргә һәм гаилә архивындагы материалларга таянырга булдым.
Башта Златоуст металлургия заводында кара эшче, соңыннан токарь булып эшли ул. Ликбез мәктәбен тәмамлый, комсомол сафына керә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлый. 1927 елны Сарапул шәһәрендә совет-партия мәктәбенең беренче баскычын тәмамлаганнан соң шәһәрнең татар-башкорт секциясе мөдире итеп билгеләнә, өйләнә, кызлары Равия туа.
Инде шактый гына белем һәм эш тәҗрибәсе туплаган әти 1930 елның январенда, тормыш иптәше
белән бергә, егермебишмеңче буларак, Барда районына юллама ала. Ләкин хатыны әти белән күченеп килүдән баш тарта. Менә шул чордан алып, гомеренең соңгы көннәренә чаклы, ягъни 1976 елга кадәр әтинең тормыш биографиясе Барда районы белән бәйләнештә була.
Район җитәкчелеге яңа килгән яшь кадрны район кулланучылар союзының оештыру бүлеге мөдире итеп билгели. Ул авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, кулакларны сыйныф буларак бетерү, райком һәм райбашкарма комитет уполномоченные сыйфатында авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү, язгы чәчү, урып-җыю эшләренә контроль ясау кебек күп кенә чараларда катнаша.
Күп тә үтми, Сарапулда хатынының каты авыратт китүе, ә бераздан вафаты турында хәбәр ала. Әти хатынын җирләргә кайтаруларын сорап мөрәҗәгать итсә дә, ул вакыттагы райком секретаре: «Кайтып хатыныңа җан кертәсенме?» дип каршы төшә.
Кызы Равияне картәнисе тәрбияләп үстерә, ул хәзер Төмәндә, кызы карамагында яши. Үсеп җ иткәнче әти аңа һәрвакыт матди ярдәм күрсәтеп килде.
Әти районда совет властена каршы көчләрне бетерүгә дә үзеннән күп кенә өлеш кертә. Уймуждан Үдиккә туры юлдан чыкканда, Бәкин тау дигән җирдә, бандит элементлар әтине көтеп торып, аңа аталар, тик тидерә генә алмыйлар. Ул Акбаш, Искир, Озын Ялан, Уймуж, Үлик авыл советларындагы коллективлаштыру эшләрендә актив катнаша, Үдиктә, Уймужда уку йорты (изба-читальня) мөдире булып эшли, бер үк вакытта биредәге авыл партия ячейкасының сәркәтибе Вазыйфаларын да башкара.
Тормышта ялгыз гына яшәп булмый бит. Әти икенче тапкыр өйләнә. Ләкин бу гаилә бәхете дә озакка бармый. Берничә елдан соң, кызы Ленаны ятим калдырып, әни кеше каты авырудан үлеп китә. Ә Ленаның үлүенә инде алты ел.
Әтиебез Бардада МТС директоры урынбасары, саклык кассасы мөдире, Озын Яланда «Кызыл Урал» колхозы рәисе кебек Вазыйфалар башкара. Бу чорда әти өченче тапкыр өйләнә, кызлары Миля туа.
1941 елның октябрь ахырында, кыска сроклы политхезмәткәрләр курсын тәмамлаган Шафикъ Шакир улын 48 нче Урал укчы бригадасы составында фронтка җибәрәләр. Шул ук елның декабрь аенда Мәскәүдән 25 км ераклыктагы Красногорск шәһәре янында барган сугышларда катнаша. Ул чакта безнең гаскәрләр һөҗүме нәтиҗәсендә дошман Волоколамскига чаклы чигендерелә. Әти хезмәт иткән удар армия Белоруссиянең Осташково юнәлешенә җибәрелә.
1942 елның сентябрендә 380 нче Себер укчы дивизиясе составында артиллерия батареясы политругы Шакиров дошманның Ржев һәм Демьянск төркемнәрен тар-мар итүдә катнаша һәм капитан дәрәҗәсен ала. 1943 елның октябрендә ул хезмәт иткән часть дошманның көчле уты астына эләгә. Шартлаулар тәмамлангач тулысыңча диярлек балчык астында калган әтине ординарецы табып ала. Шуннан соң әти Новосибирск һәм Барнаул госпитальләрендә дәвалана. Баштарак үзе ашый да алмый. Тугыз ай дәваланганнан соң әтине — беренче группа инвалидны -1944 ел ахырында демобилизациялиләр. Аны ПО-2 самолетында Барнаулдан Үдиккә кайтаралар. Самолет төнлә белән Үлик басуына төшә. Очучылар әтинең ул вакыттагы өченче хатыны Вафа апаны эзләп табып, 41 кг гына авырлыкта калган сугыш инвалидын атлы чанада Үдиккә алып килеп тапшыралар.
Сугыш башланганда сабый бала булып кына калган, хәзер инде биш яшендәге Миля әтисен, әлбәттә, танымый. Чөнки әтисе күн дә сөяк була. Бала: «Бу бабайны кайдан алып килдегез, шунда илтеп куегыз», -äè.
Әти кеше һаман да хәлсез, йөри дә алмый. Шуннан соң хатыны Вафа, авыл өлкәннәре белән киң әшеп, төрле үләннәр белән дәвалый башлый. Моның өчен ул агач мичкә ясата, анда җылы су һәм үләннәр салып ирен шунда кертеп утырта торган була. Дәвалану озакка сузылса да файдасы тими калмагандыр, дип уйлыйм. Ул акрынлап тернәкләнә башлый.
Тиздән аны, инвалид булуга карамастан, район партия комитеты Йөкшер авылындагы «П бишьеллык » колхозына рәис итеп куя. Әтине иртә белән колхоз атында килеп алалар (үзе йөри алмый). Хатыны арбага күтәреп чыгарып утырта, кич кайткач күтәреп чыгып ала торган була.
Хатыны Вафа апа бик каты авырый башлагач әти безнең әнине апаны карарга чакыра. Вафа апа, озакка сузылган авырудан соң, соңгы сулышында: «Китәм инде, китәм инде, китәм инде, каласың», — дип җырлап җан бирә. Кызлары Миля хәзер Пермьдә, кызы белән яши.
Вафа апа үлгәннән соң әти әнигә өйләнә. Районнан килгән кешеләр: «Кызлар, әтиегез кайда?», — дип эндәшә торган булалар. Әнине дә, яшь булгангадыр, әтинең кызы, дип уйлаганнар, күрәсең.
Әти сугыштан соң төрле урыннарда — МТСның Уймуж участогында агроном, Уймужда колхоз рәисе, Әрҗәндә май заводы директоры булып эшли. 1953 елның августыннан заготзерноның Сүҗдедәге орлык склады мөдире булып торды. Ул шулай ук Сыркаешта, Уймуҗдамы, Йөкшердәме (төгәл белмим) буалар будырту, балык үрчетү белән дә шөгыльләнде. Сүҗденең үзендә генә дә өч буа бар иде. Биредә әле дә Шакиров буасы дигән урын бар.
Әтиебез кайда гына, нинди генә хезмәтләр башкарса да, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән булды, эшенә намуслы карады, бөтенесен җиренә җиткереп үти торган иде. Сугыш кырларында күрсәткән фидакарь батырлыгы өчен хөкүмәтнең күп кенә медальләре белән бүләкләнде.
Әниебез белән бергә безне, ике балаларын карап, тәрбияләп үстерделәр, белем алырга ярдәм иттеләр. Без гомер буе әтинең барлык кызлары белән аралашып, ярдәмләшеп яшәдек һәм бүген дә элемтәләребез, туганлык җепләребез ныклы.
Әтинең вафат булуына 39, әнинекенә — 23 ел вакыт узды. Әмма безнең аларны искә алмаган көнебез юк. Сагынабыз, юксынабыз.
Әти-әни! Сезгә рәхмәтләребез чиксез. Урыныгыз оҗмахта, авыр гүр туфрагыгыз җиңел булсын.
Кызлары Равия Алпарова (Шакирова), Миля Ярмолюк (Шакирова), Наилә Батырова (Шакирова) исеменнән улы Наил ШАКИРОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *