Яратып һәм теләк белән

Гульнур ИбрагимоваРАЙОНЫБЫЗ мәдәният тармагында чын-чынлап талантлы кешеләр эшли, алар үзләренең иҗ атлары белән кече ватаннарына танылу китерәләр. Алар арасында яшь белгечләр дә булу исә икеләтә сө енечле, яшь булуларына, тәҗрибәләре аз булуга карамастан, алар мәдәният үсешенә зур өлеш кертәләр.
Минемчә, Гөлнур Ибраһимова (фотода сулдан беренче) исеме һәр бардалыга таныш, соңгы елларда бер концерт та, бер генә театр постановкасы да аның катнашыннан башка үтми. Бу нәфис җырчыга, артисткага карап гаҗәпкә каласың: шундый көчле һәм матур тавыш, искиткеч талант кайдан килә?! Гө лнур үзе сөйләвенчә, ул кечкенәдән үк җырлый башлый. Аның әнисе Кәримә апа гармунда уйный, матур итеп җырлый, нәкъ менә ул кызында музыкага мәхәббәт тәрбияли. Ә мәктәптә, өченче классларда, аның талантын музыка укытучысы Г.Г.Хәлилова күреп ала һәм үзенең «Көмеш кыңгыраулар » вокаль ансамбленә чакыра.
— Мин Гүзәл Газиз кызына бик рәхмәтле, чөнки нәкъ менә ул миндә булган талантны күреп алды, үстерде, вокалга өйрәтте, тавышны куйды. Ансамбль белән бергә без төрле конкурсларда катнаштык, призлы урыннар алдык. Бу минем зур сәхнәгә беренче адымнарым булды. Мәктәптә, Н.Р.Мухайлов җ итәкләгән туризм буенча түгәрәктә гитарада уйнарга өйрәндем. Хәтеремдә, бард җырлары конкурсында җиңеп, хәтта Кырымга путевка да откан идек. Параллель рәвештә музыка мәктәбендә «Фортепиано» классы буенча педагог Р.А. Юсуфкуловада укыдым, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
2002 елда Барда гимназиясен тәмамлагач, Гөлнур Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә, анда академия хоры сәнгать җитәкчесе белгечлеген ала. Университетны тәмамлагач ук туган авылына кайта һәм Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә халык иҗаты буенча методист булып эшли башлый. Кияүгә чыга. Бер ел эшләгәч, тормыш иптәше белән бергә Сургутка китә. Биредә ул «Петрушка» курчак театрында актер-кукловод булып эшләргә дә өлгерә. Өч ел читтә яшәгәннән соң гаилә Бардага кайта. Гөлнур янә мәдәният йортына эшкә урнаша, биредә ул соңгы дүрт елда мәдәният һәм ял секторы мөдире булып эшли.

Коллегаларының сүзләре буенча, шушы дәвердә Гөлнур Идият кызының профессиональ сыйфатлары тулысынча ачыла, үзен халык иҗатының күп жанрларында күрсәтеп өлгерә. Бүген аның җитәкчелегендә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә төрле юнәлештәге иҗат коллективлары эшли: вокал, хор.

«Барда гүзәле» вокаль ансамбле оештырылуга да өч ел булган (рәсемдә), ул кыска вакыт эчендә тамашачылар мәхәббәтен яулап өлгерде. Башта ансамбль ветераннар өчен фольклор коллективы буларак уйланыла, әмма анда өлкәннәрдән бигрәк, күбрәк яшьләр килә. Бу еллар эчендә коллектив составы берничә тапкыр үзгәрде, хәзер анда 6 кыз җырлый. Ансамбль репертуары төрле, нигездә, татар җырлары. «Барда гүзәле» район, край, региональ, Бөтенрәсәй конкурсларында актив катнаша. 2013 елда «Тол буйлары моңнары» район телевизион конкурсында, «Урал сандугачы» төбәкара татар җыры фестивалендә, Самара шәһәрендә «Түгәрәк уен» V Бөтенрәсәй татар фольклоры фестивалендә дипломант була.
Г.И.Ибраһимова сүзләре буенча, кызлар занятиеләргә сөенеп һәм бик теләп йөриләр, ул атнага ике тапкыр кичен үткәрелә.
— Коллектив өчен костюмнарны үзебез уйлап чыгарабыз, үз акчабызга һәм Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге средствосына тектерәбез. Җитәкчебез Елена Николаевна Кәлимуллинага аңлаганы һәм ярдәме өчен рәхмәт. Тиздән бардалылар яңа җырыбызны ишетәчәк, ул «Барда гүзәле» дип атала, — дип уртаклаша Гөлнур.
Мәдәният йортында булган традицияне дәвам итеп, Гөлнур Идият кызы «Өмет» ветераннар хорын җ итәкләүне дә үз өстенә ала. Биредә занятиеләр шулай ук атнага ике тапкыр үтә. Ветераннар хоры да район, край конкурсларында, фестивальләрдә актив катнаша.
Тамашачылар Гөлнурны халык театрында искиткеч талантлы рольләре өчен яратты. Күпләр котырынган Җәмиләне, яшь чибәр Мөршидәне һич онытмыйлар.
— Театрда минем иң зур ролем — «Казан сөлгесе» спектаклендә Мөршидә роле. Бу постановка белән без «Идел йорт» регионара халык театрлары конкурсында өченче урын алдык. Мин актив, эмоциональ персонажларны уйнарга яратам, чөнки табигатем белән дә шундый кеше, рольгә дә яхшырак керәм, -дип көлә Гөлнур.
Мәдәният елында Гөлнур Идият кызы Бөтенрәсәй авыл поселениеләре территорияләре иң яхшы муниципаль мәдәният хезмәткәрләре арасында үткәрелгән конкурста җиңүче була.
Минем героем талантлы җырчы, актриса гына түгел, ә искиткеч әни һәм тормыш иптәше. Ире Илгиз Рәшит улы белән инде 7 ел бергә, гаиләдә кызлары Гүзәл үсә. «Мин Илгизгә аңлаганы һәм ярдәме өчен бик рәхмәтле. Мәдәният хезмәткәренең профессиясе нинди икәнлеген үзегез аңлыйсыз: ялы да, бәйрәмнәре дә юк, җитмәсә, кичләрен эшләргә туры килә, гастрольләр, — ди ул».
— Киләчәккә нинди планнар белән яшисез? — дип кызыксынам.
— Яраткан эшем белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкмен. Бит хәзер мәдәнияттә белгечләр аз. Безнең

коллективны гына алыйк, бүген аның иҗат составында тик өч кеше генә калды. Тармагыбызның киләчәге якты булыр, дип ышанасы килә.

Сезнең яраткан эшегезгә тугрылыгыгыз чыннан да классик М.Горький әйткән «Мәдәниятнең югарылыгы һәрвакыт хезмәтне яратуга турыдан-туры бәйле…» дигән фикерне раслый. Алга таба да мәдәниятне үстерү һәм кешеләр өчен эшләвегезне дәвам итегез.
Индира ХАҖИЕВА
Фото шәхси архивтан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *