Завод байрагын йөртүче
ПАТША заманында Түбәнавыл казаклар авылы дип санала. Хәсән картәтием казак папахасын озак саклады hәм ул Ватанны саклау – ир-егетнеӊ төп бурычы дигән фикердә иде. Авыл картлары якташларыныӊ 1812 елгы Ватан сугышында катнашуларын, җиӊү белән Парижга барып җитүләрен хәтерлиләр иде. Французлар төрки укчыларны “төньяк амурлары“ дип атаганнар. Батыр казаклар катнашачак тагын бер Ватан сугышы булыр, ә французлар уртак дошманга – нацистлар Германиясенә каршы көрәштә союзниклар булыр, дип беркем дә уйламагандыр. Хәсән улы Лотфулланы сугышка кадәр армия хезмәтенә озата. Нык, спортчы егет