Гайны кунакларын каршыладык

16 мартта муниципалитетыбызга эш сәфәре белән Гайны муниципаль округы башлыгы Елизавета Геннадьевна Шалгинских hәм аныӊ урынбасарлары килде. Безнеӊ яктан кунакларны округ башлыгы Х.Г. Алапанов кабул итте. Сәфәр барышында муниципалитетныӊ төрле торак пунктларындагы мәгариф, спорт, мәдәният объектлары каралды.

Гадәттәгечә, делегацияне беренче булып Үдик hәм Каенавыл ягы кабул итте. Биредә Хәлил Газбулла улы территориаль бүлекләр начальниклары hәм учреждениеләр җитәкчеләре белән берлектә ремонтланган мәктәп спорт залларын, Пермь крае хөкүмәтенеӊ 108-п санлы карары hәм “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган хоккей бортлары белән универсаль спорт мәйданчыкларын күрсәтте, ә инициатив бюджетлаштыру буенча мәдәни-ял итү комплекслары мисалында фасадларны ремонтлау үрнәге тәкъдим ителде. Көн программасы эчтәлекле булды. Барда гимназиясен, мәдәният hәм ял үзәген, Беренче Әрҗән башлангыч мәктәбен hәм аныӊ спорт үзәген караганнан соӊ, кунаклар “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында, модельле китапханәдә булды.

Гайны муниципаль округы башлыгы Елизавета Геннадьевна Шалгинских үзенеӊ тәэсирләре белән уртаклашты:

— Сезнеӊ округ турында шактый яхшы фикерләр ишеттек hәм Барданыӊ төрле проектларда катнашуын беләбез. Шуӊа күрә барысын да үз күзләребез белән күрергә hәм тәҗрибә уртаклашырга булдык. Проектларда катнашу hәм аларны гамәлгә ашыру турында белергә, барлык нюанслар белән җентекләбрәк танышырга теләдек. Дөресен әйткәндә, мин гаҗәпләндем, барысы да ошады. Сәфәр алдыннан куелган барлык максатларыбызга да ирештек. Үзебез өчен ачыкларга теләгән сораулардан тыш, территориягездә яшәүче халыкларныӊ тарихын белдек. Шулай ук безгә муниципалитетныӊ идарә итү буенча эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр, бу минем өчен аеруча кызыклы hәм файдалы булды. Безнеӊ округ та сездә тормышка ашырыла торган проектларда катнаша, ләкин мин кайбер нечкәлекләрне билгеләп үттем, аларны үз эшебездә исәпкә алырга тырышачакбыз. Шулай ук үзебез катнашмаган кайбер программаларны тормышка ашыруга игътибар иттек. Сезгә карап, бу эшнеӊ дә җаен табарга hәм муниципалитетыбыз халкына уӊайлы булсын өчен күбрәк финанслар җәлеп итәргә тырышырбыз. Мәсәлән, сездә спорт белән бәйле проектлар күп тормышка ашырылган. hәр торак пунктыгызда диярлек спорт объектлары булуы гаҗәп. Без бу юнәлештә әле эшли башлыйбыз гына. Күргәннәрем турында сөйләгәндә, күп кенә объектлар кызыксындырды: бу бассейн белән физкультура-сәламәтләндерү комплексы да, китапханә дә, Барда мәдәният hәм ял үзәге дә. Барда округы халкыныӊ битараф булмавы сөендерә. Алар инициативалы бюджетлаштыруда, үзсалымда катнашып уртак көч белән үз авыллары үсешенә зур өлеш кертә. Бездә дә муниципалитетныӊ бу юнәлешләрдә катнашуына аӊлап карауларын бик теләр идем.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *