Сезон ачылды

Соӊгы атналарда бик күп кар яуды, бу, үз чиратында, коммуналь хезмәтләргә кыенлык өстәде, ә менә кышкы спорт төрләрен яратучылар мондый хәлгә шатланды.

17 декабрьдә, шимбә көнне Әшәтле паркында чаӊгы сезоныныӊ рәсми ачылышы булды, биредә Чернушка, Пермь шәhәрләреннән, Барда, Уен h.б. округлардан актив ял сөючеләр җыелды. Иртәдән үк “Тулва-актив” ОООсыныӊ ял базасына тюбингта шуарга, чаӊгыда hәм сноубордларда йөрергә, әкияттәгедәй кышкы табигатьтән ләззәт алырга теләүчеләр килде. Пермьнән килгән кунак Ольга Ихсанова менә нәрсә сөйләде:

— Без бөтен гаиләбез, туганнарыбыз, картәти-картәниләребез белән килдек. Алар биредә 20 ел элек булган иделәр. hәм менә без дә гаиләләребез белән бергә килергә булдык. Ял көннәренә арендага йорт алдык, безгә монда бик ошый, хәзер чаӊгыда шуарга барабыз, — дип уртаклашты Ольга Михайловна.

Әшәтле паркы – ул күӊел ачу паркы белән ял итү базасы. Җитәкчеләрнеӊ берсе Галина Фомина сүзләренчә, биредә чаӊгыда шуу өчен тау җиhазланган, “Снежная академия” спорт клубы эшли, анда инструкторлар теләүчеләрне тау чаӊгысында hәм сноубордларда шуарга өйрәтә. Шулай ук биредә тюбинг-парк, “кышкы банан” аттракционы эшли. Соӊгысында кар автомобиле (снегоход) артына кабартылган бананны тагып, урман аша трасса буенча йөртәләр, нәкъ менә бу күӊел ачу чарасына ихтыяҗ зур. Шулай ук быел ял базасында яӊа объектлар: дүрт гөмбәз чатыры — глэмпинг төзелә (рәсемдә), тиздән аларны арендага бирәчәкләр. Алар ел әйләнәсендә яшәү өчен яраклы булачак. Шугалакны эшләтеп җибәрү дә планлаштырыла.

“Тулва-актив” ОООсы хуҗаларына ирешелгән нәтиҗәләрдә тукталып калмауларын hәм барлык кыю идеяләрен тормышка ашыруларын телибез. Сыйфатлы ялны яратучыларга исә Әшәтле паркына барырга киӊәш итәбез.

Венера Уразова.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *