Кайчан бакчага барабыз?

Отзывы о "Детский сад "Колос" (Барда)Дүрт яшьлек Эмилия әнисен шулай дип аптырата. Ялларда да, төннәрен уянып киткәндә дә. Бакчага бик теләп бара, әле айга якын гына йөрсә дә, бик күп нәрсәләргә өйрәнгән. Сүз «Колос» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турында бара. Бу бакча балаларны узган елның көзендә кабул итә башлады. Бүген анда 84 бала тәрбияләнә. Коллективта 6 тәрбияче, 5 кече тәрбияче, психолог, логопед, музыка җитәкчесе эшли, барысы 15 кеше. Балалар түбәндәгечә кабул ителәләр: ясле төркеменә (1,5 яшьтән 2 яшькә кадәр), 1 кече төркемгә (2 яшьтән 3 яшькә кадәр), 2 кече төркемгә (3 яшьтән 4 яшькә кадәр), урта төркемгә (4 яшьтән 5 яшькә кадәр), өлкән төркемгә (5 яшьтән 6 яшькә кадәр) һәм хәзерлек төркеменә (6 яшьтән 7 яшькә кадәр). Урта төркемнән балаларга атнага бер тапкыр (түгәрәк рәвешендә) түләүсез инглиз теле өйрәтелә башлый. Сөйләм телен дөрес үстерү буенча логопед шөгыльләнә, шулай ук балалар белән психолог та эшли.
— Бакчабыз 135 балага исәпләнгән. «Туганнан алып мәктәпкә кадәр» программасы (авторлары: Васильева М.А., Гербова В.В., Комарова Т.С.) буенча эшлибез. Лицензиябез бар. Иртәнге сәгать 8 дән кичке 6 га кадәр эшлибез, болай бакча сәгать 7 дә ачыла. Тәрбиячеләребез барысы да профиль буенча, югары белемлеләр. ФГОС буенча квалификацияләрен күтәрү курсларында катнашалар. Балалар иртәләре үткәрәбез, әти-әниләр дә килә. Ашату ягы яхшы: иртәнге һәм төшке аш, полдник. Көнлек түләм бәясе башка бакчалардагы кебек үк — 70 сум 50 тиен тәшкил итә. Безнең бакча иркен, бөтен нәрсә: мебель, урын-җир әйберләре, уенчыклар барысы да өр-яңа. Актлар залы бар. Алга таба бию түгәрәге эшләячәк. Коридорда, мәйданчыкта, киенү бүлмәләрендә видеокүзәтү урнаштырылган. Биредә саф һава, матур табигать, кәккүкләр кычкыра, тиен белән сусар да күрдем әле. Агачлар талпанга каршы эшкәртелә, — дип таныштыра өлкән тәрбияче Э.Ф. Юлаева.
Эльвира Фәрхәт кызы февраль аеңда «Ел укытучысы — 2015» муниципаль конкурсында катнашып, «Педагогик дебют» номинациясендә 3 урынга лаек булган.
— Бу конкурста катнашу хезмәтемә көч һәм дәрт өстәде. Эшемне яратам, коллективыбыз дус. Балаларын «Колос» бакчасына алып килергә теләүчеләрне бик теләп каршы алабыз. Бары бер генә читенлек бар — район үзәгеннән читтәрәк урнашканбыз. Моны күздә тотып һәр иртә һәм кичен маршрут автобусы йөри башлады. Автобус иртән «Колос»ка 7 сәг 45; 8 сәг 08 һәм 8 сәг 50 минутта килә. Ә кичен -16 сәг 48 минутта. Билет бәясе 16 сум.
Җылытылган идәннән үтеп балалар, тәрбиячеләр белән танышабыз. Бүлмәләр зур, якты, җылы. Юешләнгән бияләй, оекларны киптерү өчен махсус шкафлар бар. 25 ел хезмәт стажы булган тәрбияче Галимә Сафа кызы Юсуфкулова белән сө иләшәбез. «Чернушка районында, Бардада беренче санлы һәм «Беби-лайф» бакчаларында эшләдем. Эшләве ошый, шартлар яхшы. Бүген безнең төркемдә — 24 бала», — диде ул. Икенче тәрбияче Гөлнар Мәхмүт кызы Габдушева: «Гаиләләр арасында сыерчык оясы әзерләү буенча «Үз кулларың белән яса» дигән конкурс игълан иткән идек. Рәхмәт, катнашучыларыбыз күп булды. Ояларыбыз сыерчыкларга хуш килсен инде», — диде.
Без бакча белән якыннан танышкан арада, балаларын алырга дип, ата-аналар да килә башлады.
Лилия. Узган елдан бирле кызыбызны йөртәбез. Үзем биредә ашханәдә эшлим. Әрҗәндә торабыз, бакчага таксида йөрибез.
Римма. Ике балабыз да ноябрьдән бирле «Колос» балалар бакчасына йөри. Безгә бик ошый. Машинада, йә автобуста киләбез, өлгерәбез.
Айнур. Ачылгач ук йөртә башладык. Ераклыкка гына ерак, Әрҗәндә торабыз. Үкенмибез, бакча ошый.
Данифә. Улыбыз икенче атна йөри. Бакча бөтен яктан ошый. Йөрүе генә ераграк.
Безнең сөйләшүгә малай үзе дә кушылды: «Биби-ка белән киләбез», — дип өстәде.
Рәсимә. Иң ошаганы — идәннәрнең җылытылган булуы, чисталык, яктылык. Занятиеләр эчтәлекле булырга тиеш, шулай булмаса, кыска гына вакыт эчендә кызым Эмилия бик күп яңа әйберләрне белеп бетермәс иде. Алга китеш сиздем. Нарат урманы булганга күрә һава саф, иртә белән безне тукраннар каршы ала. Коллектив балаларга һәм ата-аналарга карата ягымлы. Бала тәрбияче апасын ярата — монысы безнең өчен бик мөһим. Йөртү мәсьәләсенә килсәк, машинада үзем йөрим, уңайлы.
Балалар онытылып качышлы уйный, әле берсе куа, әле икенчесе. Кемдер шакмаклардан йортлар төзә, кемдер рәсем ясый. Эмилияне күзәтәм, ул яңа уенчыкларның күплегенә сокланып, кайсы белән уйнарга белмичә карап тора. Озакламый аны әнисе килеп алыр. Ә кызчык өендә дә бакчасын, дусларын сагыныр.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *