Фильм, фильм, фильм!

28 декабрьдә бөтен дөнья иӊ матур hәм иӊ яраткан бәйрәмнәрнеӊ берсе — кино көнен билгеләп үтә. Бүген кинематографистлар hәм бу искиткеч, үзенчәлекле сәнгатькә катнашы булган hәркем хөрмәтенә җылы сүзләр hәм котлаулар яӊгырый. Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1895 елныӊ 28 декабрендә Париж шәhәрендә абыйлы-энеле Люмьерлар дөньяда беренче тапкыр киӊ тамашачыга “Ла Сьота вокзалына поезд килү” исемле кыска метражлы фильм күрсәткән. Шул ук елны алар үзләре уйлап тапкан “Синематограф” аппаратына патент алган.

Тарихка килгәндә, безнеӊ районда беренче фильмнарны ерак 1927 елда ук күрсәтә башлаганнар. Башта киномеханиклар Баранов Степан Алексеевич hәм Мансуров Мостафа Мөхәммәт улы Пушкин урамында урнашкан бинада фильмнар күрсәткәннәр, ә импровизацияләнгән кинотеатр “Луч” дип аталган. 1965 елда тамаша залы 200 урынга исәпләнгән яӊа “Космос” кинотеатры үз ишекләрен ача, ә муниципалитет халкы өчен чын кино чоры башлана. Биредә күпме мелодрама, боевиклар, сәнгать hәм документаль фильмнар күрсәтелә. Кызганыч, тик технологияләр үсеше белән кинотеатрга ихтыяҗ бетә hәм “Космос“ ябыла. 20 елдан артык Бардада зур экранда фильмнар күрсәтелми.

Агымдагы елныӊ ноябрь аенда Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Нур” исемле кинозал ачылды. Кинозал өчен җаваплы Барда мәдәният hәм ял үзәге белгече Гүзәл Таhирова сүзләренчә, кинотеатрларга ярдәм итү буенча федераль проект кысаларында Кино фонды гранты отылган. Ярдәм средстволарына проектор, ноутбуклар, экран, колонкалар, касса системасы сатып алынган. Проектны тормышка ашыру барышында концерт пәрдәсенеӊ автоматик механизмы да урнаштырылган, шулай ук сәхнә пәрдәләре дә алыштырылган, хәзер ул гомуми төс гаммасында матур булып килешеп тора.

— Проект моныӊ белән тәмамланмады, бөтен аппаратураны урнаштырганнан соӊ, без яӊа, кызыклы картиналарны прокатка алу өстендә эшлибез. Бу фильмнарны интернетта табып булмый. Мәсәлән, кинозал ачылышында “Тарлан” фильмы күрсәтелде, аннан тамашачылар “Сердце Пармы”, “Гриша Субботин”, “Волшебники” фильмнарын, “Чинк: хвостатый детектив”, “LOL. Surprise!”, “Маша и медведь”, “Непослушник-2” мультфильмнарын яхшы кабул итте. Алда ике яӊа премьера “Чук hәм Гек”, “Мира” көтелә, ә 1 январьдан прокатка “Чебурашка” киносы чыгачак. Мультфильмнарныӊ бәясе 120дән 150 сумга кадәр булса, кинофильмга бару 200-300 сумга төшәчәк. Билет бәясе сеанс вакытына бәйле, кич белән кыйммәтрәк. “Пушкин картасы” белән дә актив эшлибез,- дип уртаклашты Гүзәл hәм кино көнендә округта яшәүчеләргә кинозалга ешрак йөрүләрен, кызыклы фильмнар hәм мультфильмнар карауларын теләде. — Яӊа ел бәйрәмнәрендә “Нур” кинозалында фильмнар расписание буенча күрсәтеләчәк. Кино карарга яратучыларны премьераларга көтәбез”, — диде ул.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *