Район чисталыгы өчен
18 АВГУСТТА Бардадагы утар территориясендә, буадан ерак түгел, районныӊ актив тугыз кешесе чүп-чар арчыды. Экологик якшәмбене оештыручылар Гөлнара hәм Руслан Шахманаевлар сүзләренчә, дүрт сәгать эш барышында 60 зур капчык күләмендә калдыклар җыелган, бөтен чүп-чар күләменеӊ 20 проценты арчылган. Бу пикниклардан калган нәрсәләр дип уйларга була, ләкин алай гына түгел. “Барда, ә бәлки район халкыдадыр, бирегә төрле көнкүреш калдыкларын китерә, — дип бүлешә Гөлнара. – Биредә нәрсә генә тапмадык: төрле тюбиклар, төрелмәләр, аяк киемнәре, шешәләр… Чиксез санарга була. Истән хәтта башларыбыз






