14 майда Барда округында эш сәфәре белән Пермь краеныӊ туризм буенча министрлыгы вәкилләре hәм туроператорлар булып китте. Аларныӊ максаты округыбызны төбәкнеӊ туристик маршрутына кертү иде. Көн дәвамында кунаклар округныӊ төрле авылларында ике дистәдән артык урынында булырга өлгерделәр.
Барда округы белән танышу гадәттәгечә Үдик территориаль бүлегеннән башланды. Авылга кергән җирдә кунакларны милли киемнәрдә баллы чәкчәк белән җылы каршы алдылар. Үдик территориаль бүлеге начальнигы М.И. Галина күзәтү экскурсиясе рәвешендә авыл тарихы hәм хәзерге көнкүреше белән таныштырды. Бу авылда узган гасыр башында салынган волость бинасын барып күрдек, 200дән артык бала укыган урта мәктәпне карап узгач шәхси эшмәкәр Э.Ә. Латыйповныӊ икмәк hәм камыр ризыклары җитештергән цехында булдык. Үдик мәдәни-ял комплексында безне җырлап-биеп “Сердәш” фольклор ансамбле (җитәкчесе Р.С. Иткинина) каршылады, кунакларны да әйләнәгә дәште. Ремонттан соӊ яхшы якка үзгәргән мәдәният учагы белән танышкач видеофильм, концерт номерлары карадык hәм Р.Р. Әбләшеваныӊ мини пекарнясында пешерелгән тәмле милли ризыклардан чәй табыны тәкъдим ителде. Ерактан килүчеләргә балан бәлеше, шәӊгә, өлеш, гөмбә белән киш, эремчек, каймак бик ошады.
Каенавылда территориаль бүлек начальнигы Л.Р. Рангулова көтеп тора иде, авыл белән танышып Каенавыл мәдәни-ял комплексында тукталдык. Биредә ремонт эшләре алып барыла, шулай да Барда түбәтәе коллекциясе белән таныштыру өчен мөмкинлек тудырылды. Дүрт дистә түбәтәй арасында якынча 100 ел элек җитештерелгәннәре дә бар икән. Барда түбәтәен үзенчәлекле формасы hәм бизәкләре буенча әллә каян танып була. Безнеӊ түбәтәй
4 өлгедән җитештерелә, моны төбәгебезнеӊ таулы табигатен хәтерләтә дип санаучылар бар. Шулай ук кеше гомеренеӊ дүрткә: балачакка, үсмер чор hәм урта яшькә, картлыкка бүленүенә багышланган дип фикерләүчеләр дә бар, ә кайбер фаразлар тәүлекнеӊ 4 вакытын: иртә, көн, кич hәм төнне хәтерләтә ди.
Әшәтле паркына барган юлда Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясе укытучылары Д.Н. Монасыйпова hәм Х.М. Курлищук округ авыллары тарихы hәм хәзерге тормышы, танылган затлары белән таныштырды, туристлар арасында мавыктыргыч интерактив уеннар оештырды. Әшәтле паркыныӊ матурлыгын барып күрергә кирәк, төбәгебезнеӊ гүзәл табигате — яшькелт шәл бөркәнгән зифа буйлы ак каеннар, саф hава, кошлар сайравы күӊелләрдә озак сакланыр әле. Туристларга тудырылган шартлар турында җитәкче К.М. Фомин сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Автобуста авыллар аша Бардага әйләнеп кайткач, Барда гимназиясен, аныӊ янәшәсендә төзелүче боз аренасын, модельле китапханәне, “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексын карап уздык hәм татар халкыныӊ бөек шагыйре Габдулла Тукай паркында тукталдык. Әкият геройлары белән таныштырганнан соӊ Дуслык күпере аша үтеп Туктамыш Ижбулатов бюстын тәкъдим иттек.
Алга таба кунакларыбыз Барда мәдәният hәм ял үзәгендә, туган якны өйрәнү музеенда, Җиӊү мәйданында, яӊа төзелүче Гаилә hәм герой-шагыйрь Муса Җәлил скверларында, буа ярында hәм Җиде газизләр арт-объектында, быел 15 июньдә үткәреләчәк Бөтенрәсәй авыл Сабан туе урынында, шәхси эшмәкәр А.Н. Сарманова остаханәсендә, Җәмигъ мәчетендә, “Фасоль” кибетендә булдылар. Читтән килүчеләр туган төбәгебезнеӊ матурлыгын hәм чисталыгын югары бәяләде. Чыннан да, авылларда яшәүчеләр хуҗалыкларын, җәмәгать урыннарын, зиратларны төзекләндерә, буйый, я иске корылмаларны, хуҗасыз йортларны сүтә, коймаларын яӊарта иде. Бу күренешләр, әлбәттә, Барда округында яшәүчеләрне тырыш hәм хәстәрчел хуҗалар итеп таныта. Чираттагы Бөтенрәсәй авыл Сабан туен кабул итү — зур дәрәҗә, бәйрәмне шулай төпле әзерлек белән каршы алып лаеклы уздырырга язсын иде.
— Тәэсирләребез искиткеч, бик ошады. Үдик авылы мәдәният хезмәткәрләренеӊ милли костюмнары ачык, матур төстә иде, тәрәзә йөзлекләренеӊ үзенчәлекле булуына игътибар иттем. Авыллар каралган, төзекләндерелгән, чиста – тормыш кайный. Бардага беренче тапкыр килдем, табигать матурлыгы турында әйтәсем килә. Сезгә ял итәргә килергә була, — диде Пермь шәhәреннән С.Ю. Четверикова.
— Барда округында башлап булуым, элек узып барышлый гына күргәнем бар иде. Бик ошады. Безне җылы каршы алдылар, бик тәмле милли ризыклар белән сыйладылар. Авылларныӊ чиста, уӊайлы булуын билгелисем килә. Биредә эшчән халык яши, бу инде яшәүчеләрнеӊ үз якларын яратуларын күрсәтеп тора, — диде Пермьнән “Экскурсия дөньясы” ОООсы директоры Э.Г. Лядова.
Шәhәр кунаклары әнә шулай Барда округы буенча сәяхәттә булганнан соӊ канәгать калулары турында белдерделәр. Үземә дә бу экскурсия бик ошады, туган ягыбыз турында күпме файдалы hәм кызыклы мәгълүмат алдым.
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.




