Акбаш мәчетенә 20 ел

24 декабрь көнендә Акбаш авылында Ислам динен кабул итүнеӊ 1100 еллыгына hәм мәчетнеӊ 20 еллыгына багышланган авыл бәйрәме узды. Чара тантаналы азан әйтү, Коръән аять-сүрәләре укып дога кылу белән ачып җибәрелде.

“Үткәнен белмәгәннеӊ киләчәге юк“, — дип башлады сүзен ветеран укытучы З.Г. Мостаева. Ул бәйрәмгә килүчеләр алдында авыл, мәчет hәм мәктүп, авыл халкына дин хезмәте күрсәтүче имам-хатыйблар, муллалар тарихы турында эчтәлекле чыгыш ясады.

— Акбаш авылы тарихи чыганакларда “Акбашево“ дип йөртелә, 1747-1748 елларда барлыкка килгән булырга тиеш. Бу елларда авылда ясак түләүче 18 татар яшәгән. 1780 елларда Петр Акбашев авылда бакыр рудасын чыгару руднигы ача. Чыгарылган руданы атларда бакыр заводына ташыганнар. Авыл барлыкка килү белән мәчетләр дә төзелгәндер. Беренче мәчетнеӊ ничәнче елда ачылуы билгесез, шулай да 1812 елда Акбашево авылына имам hәм мөгаллим итеп 17-18 яшьлек Гайсаров Сабитдин исеменә бирелгән указ бар. Димәк, бу вакытта мәчет hәм ир балалар өчен башлангыч дини белем бирүче мәктүп булган. 1843 елныӊ 22 апрелендә авылда зур янгын чыгып, күп кенә йортлар, шулай ук мәчет hәм мәктүп бинасы да янып китә. Яӊа мәчет төзергә рөхсәт соравы турында авыл имамы Сабитдин Гайсаровныӊ 1 Башкорт Кантоны җитәкчесе Адутов Низаметдин Баhаутдин улына язган үтенеч язуы (прошение) бар. 1845 елда рөхсәт алына hәм яӊа мәчет төзелә. Янгыннан саклану өчен авыл урамнарына тополь агачлары утыртыла. Алар 1914-1915 елларда булган янгын вакытында мәчетне саклап калуга ярдәм итә. 1934 елда мәчет манарасы киселә, калган өлешен кулланып мәктәп бинасы эшлиләр, ул 1970 елга кадәр хезмәт итә. Авыл халкына дини хезмәт күрсәтүче Килдебаевлар, Кучукбаевлар нәселендәге имам-хатыйбларны, шулай ук совет власте елларында үзлекләреннән өйрәнеп хезмәт күрсәткән муллаларны да олы хөрмәт белән искә алырга кирәктер.

1990 елларда үзгәртеп корулар башлангач, акбашлыларныӊ зур тырышлыгы белән мәчет төзелә. 2002 елныӊ 19 декабрь көнендә авылда мәчет ачу тантанасы үтә. Мәчет төзүне оештыручылардан Халитов Галимҗан hәм Байсикин Миргалим абыйларны искә алабыз, алар рухына изге догабыз барып ирешсә иде, — диде Зөhрә Габлахан кызы.

Шулай ук кунакларга тәкъдим ителгән стендлар да Акбаш авылы мәчете, имам-хатыйблары hәм муллалар тарихын яктыртуга багышланган иде.

Сәхнәгә Пермь крае мөселманнарыныӊ төбәк Диния нәзарәте рәисе, край мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев, Барда Мөхтәсибәте рәисе, район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров, Барда округы башлыгы
Х.Г. Алапанов исеменнән Барда округы администрациясенеӊ аппарат җитәкчесе И.Р. Исмакаев, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева, Акбаш мәхәлләсе имам-хатыйбы Рамай хәзрәт Мостаев чакырылдылар. Алар халыкны, килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар hәм мәхәлләнеӊ иӊ актив әгъзаларына мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук бәйрәм сәхнәсеннән Федорки территориаль бүлеген вакытлыча җитәкләүче М.И. Галина, авылдашыбыз Илhам хәзрәт Батыров, Төнгүк, Байавыл, Кодаш, Федорки мәчетләренеӊ имамнары hәм вәкилләре котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Чараны котлау сүзләрен шигырь юллары белән аралаштырып Факия Акбаева алып барды.

Мәдәният йортындагы чарадан соӊ, бәйрәмдә катнашучылар hәм кунаклар мәктәп бинасында оештырылган корбанлык ашына юнәлделәр. Тәмле аш, ризыклардан авыз иткәч, Коръән аять-сүрәләре укып дога кылынды. Намаз вакыты җиткәч, мәчеттә өйлә намазы укылды. Гасырлар дәвамында динебез өчен олы хезмәтләр кылган мөхтәрәм затлар, хәзрәтләр, мулла-мөәзиннәр, абыстайлар рухына дога кылынды.

Барда округы, Федорки территориаль бүлеге администрацияләре җитәкчеләренә, мәхәлләнеӊ имам-хатыйбы Рамай хәзрәт, аныӊ ярдәмчеләренә, бәйрәмне оештыручыларга, Акбаш төп мәктәбенеӊ укытучылар коллективына, аш-су осталарына, мәчеткә мөнәсәбәте булганнарга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

Акбашта мәчет бәйрәме тиешле дәрәҗәдә узды. Мәчетне карап, төзекләндереп торалар, динне хөрмәт итәләр.

Зөhрә Мостаева.

Акбаш авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *