Бөтендөнья башкорт корылтае

20-21 ноября в Уфе прошел IV Всемирный курултай башкир
20-21 НОБРЬДә Уфада Бөтендөнья башкорт корылтае үтте, ул 500 якын делегатны җыйды. Анда республика президенты Р.З.Хәмитов, республиканың Дәүләт Җыелышы рәисе К.Б.Толкачев, Россиянең Бөтендөнья халыкларының милли автономиясе рәисе С.Л.Смирнова, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Д.Ф.Шакиров һ.б. катнашты. Пермь краеннан корылтайга 10 делегат барды, аларның икесе — Барда районыннан М.Н.Мозафаров һәм К.С.Зиятов.
Башкортостан президенты үз чыгышында дөнья илләренең үзара хезмәттәшлеге, халыкара терроризмга каршы көрәш, яңа эш урыннары булдыру, 2020 елда Уфада Бөтендөнья Фольклориадасы кортчылык буенча Бөтендөнья конгрессы үткәрү турында сөйләде һәм халыкларның үзара тату, бердәм булырга тиешлеген ассызымлады. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе, Башкортостан республикасы корылтаеның Дәүләт Җыелышы депутаты Р.Т.Азнабаев биш елга йомгак ясады.
Корылтай инициативалары: «Аек авыл» акциясе, җирле үзидарәнең территориаль-иҗтимагый советларын булдыру, «Шәҗ әрә бәйрәме» үткәрү республика халкында киң яклау тапты.
Шулай ук биредә башкорт халкын заманча шартларда үстерү, башкорт авылларын саклау һәм үстерү факторы буларак тарихи һәм рухи мирасны тикшерүгә зур игътибар бирелде. «Бүген безгә башкортларның бөтендөнья этник консолидациясен тәэмин итәргә кирәк. Әгәр йөрәгең, күңелең белән үзеңне башкорт дип таныйсың икән, димәк, син — диалект һәм тел үзенчәлекләреннән бәйсез рәвештә — башкорт», — дип билгеләде Румил Тәлгать улы.
Шулай ук «Любизар» 1 башкорт ат полкы» хәрби-патриотик клубының инициативасын хупларга һәм Зәки Вәлиди һәйкәлен булдыру буенча конкурсны тергезергә тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, аның инициаторларының берсе якташыбыз, Германиядән делегат булып килгән Нәсүр Юрушбаев.
Корылтайда терроризмга каршы көрәш темасы да күтәрелде. Биредә ассызымланганча, милли һәм дини радикализмга каршы көрәш власть, традицион конфессияләрнең, иҗтимагый берләшмәләрнең, шәхсән, Бөтендөнья башкорт корылтае эшенең мөһим юнәлеше булырга тиеш.
Шулай ук эшсезлек, халык сәламәтлеген саклау, алкоголизмга каршы көрәш, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, туган телне, традицияләрне, халык гореф-гадәтләрен саклау проблемаларына аеруча игътибар бирелде.
Шулай ук без секция занятиеләрендә актив катнаштык. Корылтай резолюция кабул итү һәм башкарма комитетның яңа составын сайлау (60 кешедән) белән тәмамланды. Пермь краеннан анда Р.Т.Мөхәмәтьянов керде. Башкарма комитет рәисе итеп Башкортостан республикасы галиме, Дәүләт Җыелышы депутаты Әмир Миннеәхмәт улы Ишемгулов сайланды.
Кадырҗан ЗИЯТОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *