Иске җирем — Искирем

350-летие Искири13 ИЮНЬДә шундый исем белән Искир авылының 350 еллыгына багышланган бәйрәм булды. Ул җылы тәбрикләүләр, истәлекләр, авылның төп затлары Мөхсиновлар, Кучуковлар, Тайсиннар, Кульмашевлар, Тубатовлар вәкилләре парады һәм чыгышлары, концерт номерлары, спорт бәйгеләре һәм халык уеннары белән аралашып матур үтте. Искирлеләрне бәйрәм белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Х.Г. Алапанов, район администрациясе башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, Үдик поселениесе башлыгы С.М. Садыртдинов, район аксакаллар советы һәм башкорт корылтае рәисе К.С. Зиятов, «Искир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте управляющие Н.И. Лушников, авыл имам-хатыйбы Г.Г. Мөхсинов, район Земство Җыелышы һәм Үдик поселениесе депутатлары Р.Н. Маматов һәм И.Ә. Мөхсинов һ.б. котлады.
Шуны билгеләмичә мөмкин түгел: авыл юбилейлары алар исеме язма чыганакларга беренче тапкыр кертелгән вакыттан чыгып билгеләнә. Бу, әлбәттә, шартлыча, безнең төбәктә кешеләр күп гасырлар элек яшәве, шушы ук Искир авылының, әйтик, әүвәл башка урында урнашкан булуы мәгълүм, димәк ки, авыл тарихы күпкә элегрәк башланган булуы ихтимал. Себер ханлыгының башкаласы Искер дип аталуы шулай ук тарихны өйрәнүчеләргә яңа эзләнүләр өчен бер юнәлеш була ала. Шәҗәрәләр — нәсел агачы буенча күп нәрсә ачыкларга мөмкин. Алар бәйрәмгә дә эшләнгән иде, хәзер мәгълүматларны тулыландырасы бар. Кыскасы, тарих белән кызыксынучылар, үз нәсе л-нәсәб ләрен өйрәнүчеләр өчен эш җитәрлек.
…Искирлеләр — һәр зат вәкилләре, өлкәннәр һәм яшьләр, авыл тарихы белән бәйле вакыйгаларны, танылган якташларын искә алдылар, бүген авыл яшәеше турында кайгыртучы һәм тырышучыларны хөрмәтләделәр. Быелгы сабантуй юбилей тантанасы белән истәлекле булды.
Бәйрәмне оештыруда К.С. Зиятов җитәкчелегендә инициатив төркемнең, авыл җәмәгатьчелегенең, Үдик поселениесе администрациясенең, «Искир» ОООсы җитәкчелегенең, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәхнә сөючеләрнең, спонсорларның, авылдан читтә яшәүчеләрнең (ә искирлеләр Бардада һәм район авылларында гына күпме!) өлеше зур булды. Тантанада аларның барчасына рәхмәт белдерелде.
Авыл тарихының 351 нче елы башланды. Ул һәм алдагы еллар яңа күркәм эшләр һәм шатлыклы вакыйгалар белән ямьләнсен.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *