Ел фасылы алышына — яз килә
Табигатьнеӊ яӊару чоры күзгә күренеп сизелә, яз кояшы яктырак балкый, юллардан гөрләвекләр ага. Көн белән төн тигезләшкән вакытта төрки hәм фарсы халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Нәүрүз — “яӊа көн” дигән сүз, бардалылар бу бәйрәмне быел 17 мартта үткәрде. Округта яшәүчеләр hәм кунаклар өчен кызыклы программа: котлаулар, концерт, спорт ярышлары, халык уеннары оештырылды. Бәйрәмчә бизәлгән Җиӊү мәйданында сәхнә рәтләре урнашкан, халыкка милли ризыклар, сувенирлар тәкъдим ителде. Тантана яӊа зур сәхнәдә балалар бию коллективларыныӊ матур чыгышлары белән башланды. Котлау өчен сүз



