Шагыйрә белән очрашу
Февраль башында бездә Шигърият бәйрәме узды. Туган ягына журналист, шагыйрә, Бардабаш авылында туып-үскән, хәзер Яр Чаллы шәhәрендә гомер итүче якташыбыз Гөлсәрия Зөфәр кызы Басыйрова кайткан иде. Бу сәфәр күрешүләргә, очрашуларга бай булды. Иӊ элек, әлбәттә, туганнар белән очрашу. Гөлсәрия апаны Бардабашта hәрвакыт үз кызын көткән шикелле әнисенеӊ сеӊлесе Нуридә апа Әхмәдуллина көтә. Ә Озын Яланда класс җитәкчесе, татар теле hәм әдәбияты укытучысы Мөнига Суфый кызы Суфиева, классташлары, мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар белән очрашу үзенә күрә бер бәйрәм кебек үтте. Бардабаш клубында



