Муниципаль район башлыгы Х.Г. Алапановныӊ бәйрәм интервьюсы
— Хәлил Газбуллович, район башлыгы булып Сез дүрт кенә ай эшлисез. Бер яктан, әле район яшәешен тәэмин итү hәм туган төбәгебезне үстерү буенча фикерләрегез турында сорашу урынсыз да кебек. Әмма Сез район хакимият органнарында яӊа кеше түгел – район башлыгы урынбасары, Земство Җыелышы рәисе булып эшләгән елларда бай тәҗрибә тупладыгыз, районны үстерү юнәлешләрен эшләүдә hәм билгеләнгәннәрне тормышка ашыруда өлешегез зур булды. Милли бәйрәмнәребезне – край сабантуен hәм Барда җыенын нинди уй-хисләр белән каршылыйсыз – шулар турында беләсе иде. — Иӊ






