Әрмәншаныӊ әтисе (Гатаныӊ картәтисе) — Әхмәди Габдрәшит улы Мансуров 63 ел (1791-1854) яшәгән. Без аныӊ кем булуы турында мәгълүмат тапмадык. 1850 елгы Метрика китабыннан аныӊ улы игенче булуы билгеле. Димәк, Әхмәди дә крестьян булган дип уйларга нигез бар. Әхмәди ике тапкыр өйләнгән, аныӊ җиде баласы булган (шәҗәрә агачын карагыз). Әрмәнша Әхмәдинеӊ икенче хатыны Мирвафадан өченче баласы була hәм 1818 елда туа. Мирвафаныӊ туган елында киткән хатаны билгеләп үтик, ул Әрмәншаны бала чагында таба алмаган бит. Бу hәм түбәндә китерелгән башка мәгълүматлар 1834, 1850 hәм 1859 еллардагы Ревизия Әкиятләреннән билгеле.
Әрмәншаныӊ сигез баласы була. Беренче хатыны Мәгъфүрә Габделгани кызыннан биш бала туа. 1859 елныӊ 10нчы Ревизиясеннән билгеле булганча, икенче хатыны Өммөхәят Хәбибуллина Әрмәншага тагын ике бала: Хәдичә hәм Фатыймане бүләк итә. 1904 елгы АСАР китабыннан без Әрмәншаныӊ Сара исемле кызы булганлыгын да белдек, моны документаль рәвештә раслый алдык. Мансуровныӊ чәй үлчәү фабрикасы темасына эзләнүләр барышында 1894 елгы Оса шәhәренеӊ метрика китабында Госман исемле малайныӊ тууы турында язылган мәгълүмат та табылды. Аныӊ әнисе имам, мулла Әрмәнша Мансуровныӊ кызы Бибисара була! Әлегә без аныӊ яшәгән елларын белмибез. Төп кыенлык 1859 елдан соӊ Ревизияләр булмауга бәйле. Алар урынына бары тик 1897 елда гына Рәсәй империясенеӊ беренче гомуми халык санын алу уздырыла. Кызганыч, әмма беренчел исәпкә алу документларыныӊ күбесе юкка чыгарылган. Шуӊа күрә без бу документлардан да конкрет кешеләр турында мәгълүмат таба алмыйбыз.
Әрмәнша турындагы мәгълүматларныӊ күп өлешен без Ризаэтдин бин Фәхретдиннеӊ 1200дән күбрәк мөселман галимнәре, мәдәният hәм мәгърифәт эшлеклеләренеӊ тормышына hәм иҗатына багышланган “АСАР” (1904) исемле күп томлы тарихи-биобиблиографик китабыннан белдек. Анда ул патронимик исем – насаб дип аталган. Русча моны болай дип укырга була: Әрмәншаh Әхмәт улы, Габдеррәшид улы, Вилдан улы, Мансур улы, Иманкул улы, Солтан улы. Әрманшаныӊ карт бабасы Солтан — Султанай авылын ике ул хөрмәтенә атаганнарныӊ берседер, дип уйларга мөмкин (“История башкирских родов Гайна” китабын карагыз, Уфа, 2015 ел).
АСАР китабыннан өземтә китерәбез: “Фәхретдин бин Мостафа әл-Әгерҗеви мәдрәсәсендә укыганнан соӊ…ӊ. Бу мәдрәсәнеӊ кайда урнашканлыгы аӊлашылмый иде. Этәргеч “Әгерҗеви” сүзе булды. “Әгерҗе” – татар авылы исеме. Әрмәншаныӊ Әгерҗедә укыганлыгы турында тагын ике дәлил таптык.
АСАР китабын алга таба укыйбыз: “Авылдашлары белән аларныӊ имамнары булуы хакында сөйләште; әмма моны хупламаган шәехе киӊәше буенча бу уйдан баш тартты”. Бу вакыйга ничәнче елда булуы, ни өчен шәех хупламавы — аӊлашылмый. Аныӊ шәехе Насретдин бин Зәйниш Әл-Калмакиныӊ үлгән елы буенча карасаӊ, бу вакыйга Әрмәншага 25 яшь тулганчы булган дип расларга мөмкин. Ягъни бөтенләй яшь егет авылдашлары арасында абруйга ия була. Ул елларда Султанайда бер генә Җамигъ мәчет булган, hәм, мөгаен, анда инде имам булгандыр. Күрәсеӊ, шәех низаг булуын теләмәгән, шуӊа күрә шундый киӊәш биргән.
Әрмәншаныӊ тормышы алга таба ничек барганын без тагын АСАР китабыннан беләбез: “Башта бик ярлы булган, соӊрак муллыкта яшәгән. Хәтта зур сәүдәгәр саналган, диләр”. Алга таба китапта: “Ул үз балаларына байлык туплаучы ишаннардан түгел иде, керемнәрен мөселманнар ихтыяҗына сарыф итте. Гарипләргә, хәерчеләргә, бигрәк тә бай булмаган шәкертләргә карата бик мәрхәмәтле, юмарт булган, диләр”. Әрмәншаныӊ сәүдәгәр булуы турындагы мәгълүматлар әлегә табылмады, әмма “мөселманнар ихтыяҗларына сарыф иткән” дигән раслау документаль дәлилгә ия.
Архивта бер эш сакланып калган, аннан аӊлашылганча, 1871 елда Әрмәнша үзенеӊ Султанай авылында биш вакытлы мәчет төзи башлаган. Аны вафат булганчы (1874 елда) өч ел төзегән. Аны Мөхәммәтгата төзеп бетерә. Әрмәншаныӊ үлгән елын без ике чыганак: АСАР китабы hәм кабер өстенә куелган таштагы язулар буенча билгеләдек (“Таӊ” газетасында 2024 елныӊ 19 январенда басылган “Кабер ташыныӊ сере” мәкаләсен карагыз). Мәчет төзелешенә зур финанслар таләп ителүе аӊлашыла.
Мәчет төзелеше тирәсендә ярым детектив тарих та билгеле, аны яктыртмыйча булмас. Мәчет төзүгә барлык рөхсәтләр 1871 елда ук алына. 1872 елныӊ апрелендә авылда яшәүче Ш.Г. исемен куйган бер кеше Пермь Губерна Идарәсенә Прошение, дөресрәге донос яза, Идарә аны бик җитди карый. Шунысын да искәртик: ул вакытта Оса өязенеӊ мәхәлләләре Оренбург мөселман Диния нәзарәте каршында хисап тоткан. Шуӊа күрә Губерна Идарәсе 1872 елныӊ маенда, тиешле җавап алу өчен, әлеге Диния нәзарәте адресына хат юллый. Бу хаттан цитата китерик: “Губерна Идарәсенә Оса өязе, Сараш волосте, Султанай авылы башкорты Ш. Г. тарафыннан язылган Прошение бу елныӊ 1 апрелендә алынды. Биредә ул быел Губерна Идарәсе рөхсәте белән Султанай авылында башкорт Әрмәнша Әхмәдиев мәчет төзи башлавын әйтә, әмма Султанай авылында 10нчы җанисәп буенча нибары 360 кеше генә исәпләнә, бу авылда инде бер Җәмигъ мәчете бар, биредә хатыйп, имам hәм мөәдзин эшли, шуӊа күрә ике мәчет тоту мөмкинлеге дә юк, өстәвенә, яӊа мәчет 260нчы указ буенча таләп ителүче кагыйдәләрне үтәмичә төзелә, дип аӊлата. Шуӊа күрә мәчет төзелеше турында тиешле тикшерү үткәрергә hәм Әхмәдиевка андый төзелешне тыярга hәм справка бирергә сорый”.
Оренбург мөселман Диния нәзарәтенеӊ тулы җавабын да китерик. Ул кыскача hәм ачык итеп бәян ителгән:
1. Сараш волость идарәсенеӊ 1871 елныӊ 8 мартындагы 194 санлы рапортында Султанай җәмгыятендә яшәүчеләрнеӊ биш вакытлы мәчет төзергә теләүләре турындагы хөкем карарлары Диния нәзарәте карамагына тапшырыла. 7 июньдә 1801 санлы документ Пермь Губерна Идарәсенә җибәрелә, анда нәзарәт Уставта бәян ителгән кагыйдәләрне үтәп, Султанай авылында биш вакытлы мәчет төзүгә риза булуын белдерә.
2. Оса өязеннән Полиция Идарәсе тарафыннан китерелгән ведомость буенча 1870 елда Султанай авылында Җәмигъ мәчете булуы күренә, бирегә 532 ир-егет йөри.
Әмер бирик: справкадан күренгәнчә, Султанай авылында 532 кеше мәчеткә йөри, бу закон нигезендә ике мәчет өчен җитәрлек сан, димәк, Ш.Г. үтенече ихтирамга лаек булмаска тиеш, чөнки яӊа мәчет салу турында бер кешенеӊ генә түгел, ә тулы бер җәмгыятьнеӊ теләге белдерелгән. Ш.Г. Прошение белдергәнчә, Пермь Губерна Идарәсе үз ягыннан тиешле күрсәтмә булдырсын өчен моныӊ турында аӊа хәбәр итәргә.”
Ш.Г.ныӊ төп аргументы — 10нчы ревизия буенча авылда нибары 360 җан исәпләнә, бу икенче мәчет ачу өчен җитәрлек түгел. Шуны аӊларга кирәк, 10нчы ревизия 1859 елда үткәрелгән, ә Прошение 1872 елда языла! Ягъни бу сан 13 ел элек актуаль булган. Полиция Идарәсе мәгълүматлары буенча 1870 елда мәчеткә 532 кеше йөргән. Тискәре ягына борылган “Ревизор”ныӊ Гоголев сюжеты килеп чыкты бу! Икесе дә Ревизия Әкиятләреннән файдаланганнар. Чичиков соӊгы Ревизиядән икенчесен уздыруга кадәр санап, тере саналган үлгән җаннарны сатып алган, ә бу 10 ел ара. Ә Ш. Г., киресенчә, күптән үткән Ревизиягә сылтама белән тере кешеләрнеӊ чын санын яшерергә теләгән! Ш.Г.ны мондый эшкә нәрсә этәргәнен без белмәячәкбез, ләкин фараз ясый алабыз. Икенче мәчет төзелгәндә, беренче мәчеттә мәхәллә әгъзалары саны кимиячәк, бу мәхәллә кешеләреннән кергән акчаларныӊ кимүенә китерәчәк. Билгеле булганча, ул вакытта мәчетләр шушы акчалар хисабына гына тотылган.
Йомгаклап, Ризаэтдин бин Фәхретдин үзенеӊ АСАР энциклопедиясендә бәян иткән Әрмәншаныӊ алдан күреп әйтелгән сүзләрен китерик: “Аныӊ юмартлыгы балаларына да күчкән. Үләр алдыннан ул Мөхәммәтгата әфәндегә алтмыш сум акча биргән hәм васыять әйтеп калдырган: “Менә шушы акчага кәфенлек сатып ал, күмәргә хәзерлә! Балаларга белем бир! Аларны тәрбияләүгә игътибарлы бул! Егерме меӊ тотсаӊ да, бу эшне төгәллә!ӊ. Улы исә: “Хөрмәтле әти! Синеӊ сүзләреӊ күӊелемә кадерле, шулай да мин егерме меӊ сумны каян ала алам соӊ?” — дип сорый. Әтисе: “Аллаh бирер!”, — дип әйтә. Мин Уфада Мөхәммәтгата хәзрәтне очраткач: “Сез әтиегезнеӊ васыятен үтәдегез бугай, шулай да, тиешле акчаны ничек таптыгыз?“ — дип сорадым. Ул көлеп җибәрде hәм әйтте: “Аллаh бирде!”
Иван Квашнин hәм Фирдания Ромашева.