Мөхәммәтгата Мансуровның Осадагы йорты тарихы

Осада кемнән генә бу нинди йорт дип сорама, һәркем бу сәүдәгәр Мансуров йорты дияр!

Чыннан да, кайчандыр Володарский (элекке Гайнинская) урамында, мәчет каршында 527 квадрат метр мәйданлы зур ике катлы йортны, Мөхәммәтгата Әрмәнша улы Мансуров соңгы мәгълүматлар буенча 1901 елда төзегән. Бина күптән ремонтланмаган, хәзер ул авариягә якын хәлдә тора. Тышкы күренеше янкорылмалар белән бозылган, бинага керү урыны йомылган. Хәзер биредә фатирлар урнашкан. Мондый хәлнең сәбәбе — Мансуров үзе төзегән мәчеттән аермалы буларак, йорт хәтта җирле әһәмияттәге мәдәният һәйкәле дә түгел. Бу елның август аенда истәлек тактасы ачылу белән (бу хакта “Таң” газетасының 2023 елның 18 август (№63) санында укый аласыз) йорт язмышына шәһәр халкының һәм администрациясенең игътибары җәлеп ителде.

1896 елда Гата хәзрәт Осадагы 2 гильдия сәүдәгәре хатыны Александра Васильевна Сорокинадан буш усадьба урынын (хәзерге терминология буенча төзелеш өчен участок) 300 сум көмешкә сатып ала. Гата хәзрәт исеменнән участокны Ижау волосте Сарапул өязе авыл кешесе Кәлимулла Әхмәтьян улы Мөэминов ышаныч кәгазе буенча сатып алган. Бу усадьба урынын сатып алган вакытта, кечкенә йорт белән күрше участок та Мөхәммәтгата хәзрәтнең булган. Биредә Мөхәммәтгатаның Сәүдә Йорты буенча иптәше К.Ә Мөэминов яшәгәндер, күрәсең.

1910 елда Мөхәммәтгата банкрот була һәм йортны торг аша шәһәр җитәкчелеге сатып ала. Бу отышлы килешү булып чыга. 50 меңгә бәяләнгән йортны шәһәр 17 мең сумга, ягъни бәянең өчтән бер өлешенә генә сатып ала. 1911 елда ук аның 1 катында шәһәр ломбарды урнаша, ул бу вакытта җитди учреждение дип санала. 1912 елдан башлап икенче катында элеккечә “Беренче шәһәр башлангыч училищесы” дип аталган шәһәр башлангыч мәктәбе эшли башлый. 1913 елда аның тирәсенә Романовлар гаиләсенең 300 еллык патшалыгы хөрмәтенә тирәк агачлары утыртыла. Шул вакыттан бирле һәм хәзер дә бу йорт алар янында яшелеккә күмелеп тора. 1917 елгы революциядән соң биредә нәрсә булганы әлегә төгәл билгеле түгел. Ә менә 1941 елдан 2006 елга кадәр бу йортта өченче балалар йорты урнаша. Башта бу йортта Мәскәүдән эвакуацияләнгән балалар яши, ә сугыштан соң ул санаторий булып китә. Бу чор И. Квашнин һәм Р. Нефедованың 2022 елда “Маматов” нәшрияты тарафыннан басылган “Дом детства №3” китабында җентекләп тасвирлана. 2007 елдан йортны кешеләргә фатирларга бүлеп бирәләр. Гата хәзрәтнең Султанайдагы да, Осадагы да йортлары къп еллар балаларга хезмәт итүе сөенечле!

Иван Квашнин

ФОТО

3. 1960 елгы фото. Подъезд белән парад керү урыны.

1. — 2022 елгы фото. Володарский урамыннан гомуми күренеш

2. – 2022 елгы фото. Арткы фасад


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *