Без – башкорт йолалары варислары

29 сентябрьдә Башкортостан Республикасының Аскын районында беренче тапкыр “Башкорт йолалары варислары” фестивале шаулап-гөрләп үтеп китте. Аны Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге һәм Аскын муниципаль районы администрациясе оештырды.

Фестивальгә Башкортостанда һәм Пермь краенда яшәүче төньяк-көнбатыш башкортлары вәкилләре чакырылган иде. Пермь краеннан Куеда һәм Барда муниципаль округлары вәкилләре катнашты. Фестивальнең программсына төрле конкурслар, һөнәри күргәзмә – ярминкә, осталык дәресләре, фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен “Традицияләр һәм халык уеннары аша телне һәм мәдәниятне саклау проблемалары” темасына түгәрәк өстәл, ыруларның халык костюмнары парады, гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы кергән иде.

“Баһадир” — батырлар конкурсы сабантуй мәйданында үтте. Анда биш команда: Аскын, Балтач, Тәтешле, Дуван районнарыннан һәм Пермь краеннан безнең Барда округы батырлары катнашты. Командабыз кулларында Барда округы һәм “Гәйнә” ыруы гербы ясалган флаглар җелфердәтеп, “Гәйнә” ыруының сәламләү сүзе белән чыкты. Бәйгегә таяк тартыш, быйма ыргыту (метание валенка), таш ыргыту, уктан ату (бу конкурста Таңсылу Мукаева бик тырышып катнашты), учакта “Сунар ашы” пешерү керде. Батырлар бәйгесендә Гәйнә ыруы (бардалылар) лаеклы өченче урын алды һәм “Штиль” пычкысы белән бүләкләнде.

“Кей” башкорт халык киемнәре конкурсы китапханәнең зур залында үтте. Монда манекеннарда төрле башкорт ыруларының матурдан-матур костюмнары, өстәлләрдә күз явын алырдай күкрәкчәләр, изү, хәситә, муенсалар, калфаклар тәкъдим ителгән иде. Алар арасында безнең Гәйнә – Барда түбәтәйләре, күлмәк-костюмнар, күбәләкле тастымаллар үзенчәлекле булып аерылып торды. Өстемдәге гәйнәләрнең көндәлектә кия торган күлмәк барысын да кызыксындырды. «Апай, шушы киемегездә төньяк-көнбатыш башкортлары ыру костюмнары парадына басыгыз яме», — диделәр. Горурланып үзебезнең «Гәйнә ыруы» костюмында парадта уздым.

Кунакларны иң кызыксындырганы үзенчәлекле Барда түбәтәйләре булды. Айсылу Гаптелаҗан кызы Аптукова аларга иртәдән кичкә чаклы осталык дәресләре үткәрде, түбәтәйләрне сатып алып калучылар да булды, заказлар да бирделәр. Кул эшләре остасы Айсылу Аптукова «Ир-егетләр һәм хатын-кызлар баш киемнәре» номинациясендә 3 урынга лаек булды.

Түгәрәк өстәл эшендә Гүзәл Фазлетдин кызы һәм мин Әнисә Сәлим кызы катнаштык. Аны Башкортостанның атаклы зур белгечләре, галимнәр Зарина Хаянова, Рафаэль Амантаев, Гөлгенә Баймурзина, Әлфия Фазлаева, Юлай Галиуллин һ.б. җитәкләде. Жюри әгъзалары һәрбер бәйгене җитди бәяләделәр. Шуны да билгеләп үтәсем килә, түгәрәк өстәлдә төрле регионнан килгән вәкилгә яңа чыккан «Башкортостан Республикасы төньяк-көнбатыш районнары башкортларының халык киемнәре һәм тукымасы» китабы бүләккә бирелде. Мин аны Барда район музеена дип яздырып алдым. Бу китап алар өчен бик кирәкле һәм әйбәт тарихи кулланма булачак.

Җырлы-биюле «Уйын» бәйгесендә 15 иҗади коллектив катнашты. Россиянең һәм Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Фазлетдин кызы Нуриханова җитәкчелегендәге «Җиңгәчәй» фольклор ансамбле үзенчәлекле «Иске Гәйнә бейеүен» башкарып, җырлы-биюле «Уйын» бәйгесендә Гран-При яулады һәм телевизор белән бүләкләнде. Уенлы бию һәркемгә охшады, бөтен зал аягүрә басып алкышлады. Гәйнә ыруы башкортларының киемнәренә, тыпырдыкларына жюри искиткеч зур бәя бирде, чөнки «Җиңгәчәй» фольклор бию ансамбле Гәйнә ыруы башкортларының үзенчәлекле йөзен чынбарлыкта күрсәтте, тирән итеп ачып салды. Форсаттан файдаланып, җиңгәчәйлеләрне, бигрәк тә Гүзәл Фазлетдинованы Барда округы Башкорт корылтае исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, аларга яңа үрләр, яңа балкышлар телибез.

Аскын районында үткән бу зур чара безгә бик ошады. Җылы каршы алу, ишек төбендә торган элекке башкорт киемендәге сакчылар… әллә кая, әкияти тарихка алып кайттылар. Биредә якын, дус атмосфера хөкем сөрде. Аскинода яшәүчеләрдән туганлык хисе, кан-кардәшлелек чагылып тора иде. Милли хуҗалык ишегалларына керү, Осталык аллеясе — үзе бер якты хатирә. Алар безнең күңелләрдә Аскын районы турында матур истәлек булып калыр.

Барлык катнашучылар исеменнән шушы зур фестивальдә катнашырга ярдәм иткән: Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Газбулла улы Алапановка, Мәгариф идарәсе начальнигы Таңсылу Мирза кызы Мукаевага, Пермь кранда Башкорт тарих-мәдәният үзәге баш белгече Рафис Рәмис улы Мукаевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук рәхмәтебезне «Батыр» спорт комплексы директоры Рөстәм Батыркаевка һәм округ мәдәният бүлегенең спорт өчен җаваплы Радик Латыйповка җиткерәбез. Алга таба да мондый бәйгеләрдә актив катнашырсыз, үзегезне чын «Гәйнә» ыруы башкортлары икәнлегегезне онытмыйча, киләчәк буынга үрнә булып, аларны яңа үрләргә өндәрсез, дип ышанып калабыз.

Әнисә Мәүликәева, Барда муниципаль округы Башкорт корылтае рәисе урынбасары, тарихчы-туган якны өйрәнүче.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *