Фәнни юнәлештә хәрби хезмәт

ТУГАН илебез сагында булган якташларыбыз хакында газета битләрендә еш язабыз. Көзге чакырылыш алдыннан уӊышлы хезмәт итүче тагын бер егет — Бардадан Ренат Байкиев белән таныштырабыз сезне. Армия сафларына ул агымдагы елныӊ 6 июлендә алына.

Ренат хезмәтен Анапа шәhәрендә урнашкан “Эра“ технополисында үтә. Дөресен әйтергә кирәк, моӊа кадәр әлеге дәрәҗәле урында Барда җирлегеннән әле беркемнеӊ дә булганы юк иде – ул беренчесе.

Аӊлашыла ки, бу фәнни ротада хезмәт итәр өчен шактый катлаулы юл уза егет, 3 этаптан торган зур конкурста җиӊә. Әле Ренатныӊ Казан милли тикшеренү технологик университетында укыганнан соӊ магистратура тәмамлавын, фәнни эш белән шөгыльләнүен дә исәпкә алырга кирәк. Ул бер ел Казанда инженер-технолог булып эшләргә өлгерә. Шунысын да әйтү кирәктер, Ренат “4“ hәм “5“ билгеләренә генә Барда гимназиясен тәмамлаган була.

— “Эра“ технополисында хезмәткә алыну өчен техник югары уку йортын уртача югары балл белән тәмамлау шарт булып тора. Шулай ук сәламәтлек торышы да туры килергә тиеш. Биредә хезмәт итү өстенлекләргә ия дип саныйм: беренчедән, солдат фәнни эш белән шөгыльләнүен дәвам итә, югары уку йортында алган күнекмәләр бары ныгый гына.

Икенчедән, хезмәт иткәннән соӊ Оборона министрлыгы белән бәйле компанияләрдә эшкә урнашырга мөмкин. Өченчедән, контракт буенча үзеӊнеӊ хәрби карьераӊны дәвам итеп, хәрби звание ала аласыӊ.

— Фәнни ротада хезмәт тагын нәрсә белән аерыла? — Без хәрби киемдә түгел, ә ак халатларда йөрибез. Кулларыбызда автомат урынына микроскоплар hәм компьютерлар. Әлбәттә, без хәрби уставка буйсынабыз – хезмәтебез армия шартларында уза бит. Тик марш-бросоклар, полигондагы күнегүләр урынына без лабораториядә шөгыльләнәбез. hәм биредә солдатлар фәнни рота операторлары дип атала. Минемчә, хәрби хезмәт үтәр өчен монда иӊ әйбәт шартлар тудырылгандыр. Болар барысы да яхшы, шулай да мин туган йортымны сагынам. Йөрәгемә яраткан кешеләрем җитми, — диде безгә биргән әӊгәмәсендә Ренат.

Солдат егет белән әӊгәмә корырга аныӊ әтисе Рафаэль абый ярдәм итте.

— Улыбыз намус белән хезмәт итсен, дәүләткә файда китерсен. Аӊа сәламәтлек hәм бәхет телибез.

Бу юлны ул үзе сайлады.

Без балаларга юл күрсәтмәдек, нинди hөнәр аласын, кайда укыйсыларын үзләре хәл итте. Улыбыз лабораториядә эшли, хезмәтен ошата. Үзем Мәскәү өлкәсендә Кантемиров дивизиясендә хезмәт иткән идем, — ди Ренатныӊ әтисе Рафаэль Наил улы.

Сөйләшә торгач шунысы ачыкланды, Рафаэль hәм Миӊлегөл Байкиевларныӊ өлкән балалары кызлары Юлия лингвистика юнәлешендә Мәскәүдә Ленин исемендәге педагогия дәүләт университетыннан соӊ магистратура да тәмамлаган. Аннан Сеул университетында белем алып хәзер докторантурада укый икән. Аныӊ эшчәнлеге педагогика белән бәйләнгән, корея телен яхшы белә. Хәзер тормыш иптәше белән Сеул шәhәрендә яши.

Бардада туып-үсеп, еракларда укып hәм хезмәт итеп, әле җитмәсә фәнни эш белән дә шөгыльләнеп була икән. Бары теләк, омтылыш, ихтыяр көче кирәк. Ренатка хезмәтен яхшы үтеп, исән-имин туган ягыбызга кайтуын теләп калабыз.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *