Җиңү белән кайттык

Победа "Дуслык" в "Байsr-2014@25 СЕНТБРЬДэ «Дуслык» бию коллективы башкорт биюен башкаручыларның Уфада үткән «Байык-2014» телевизион конкурсының икенче турында җиңүче булды.
Судьялар коллегиясен Башкортостан Республикасы халык артисты Радмир Бәдретдинов җитәкләде, бию сөючеләр аның абруйлы фикере белән килешәләр. Жюри әгъзалары арасында БР танылган артистлары, хореографлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бар иде. Алар — Салават драмтеатры директоры Наилә Сәфәргулова, БР атказанган артисты Җәмилә Бикбаева, БР халык артистлары Роберт Юлдашев, Рөстәм Хәйруллин, Илүзә Ногъманова. Проект авторы һәм конкурс директоры — «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең күңел ачу программалары редакциясе җитәкчесе, БР массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре Рита Өметбаева.
Без икенче турга яңа «Без бит Гәйнә кызлары!» биюе белән бардык. Бу бию өчен поднослар кирәк иде, без аны халыктан җыйдык. Тәрҗимә апа Мәсәгутова, Мөнирә апа Әхмәрова, Илсөяр Хәсәнова, Алсу Исмәгыйловага ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәсебез килә. Подносларны матур итеп бизәгән Әлфия Йосыповага аеруча рәхмәтлебез. Конкурска әзерләнергә һәм Уфага барырга ярдәм иткән А.Ю.Цапкинга һәм Е.Н.Кәлимуллинага, шулай ук 2 санлы Барда урта мәктәбенең, гимназиянең барлык педагогик коллективына безнең иҗатны аңлаганнары өчен рәхмәт белдерәбез.
Быелның декабрендә барлык өч турны үткән конкурсантлар гала-концертта катнашачаклар. Конкурсның беренче һәм икенче турында 50 балл җыйган коллективлар өченче турда катнашмый (тамашачыларның интерактив тавыш бирүе), алар арасында безнең «Дуслык» коллективы да бар. Ике тәкъдим ителгән биюдән жюри Уфада үтәчәк гала-концертка берсен сайлап ала.
Уфада «дуслыклылар» башкорт башкаласының күренекле урыннары — Салават Юлаев һәйкәлен, Дуслык монументын карадылар, балавыздан фигуралар музеенда һ.б. булдылар. Укучыларга Уфа шәһәренең яңа биек төзелешләре элекке архитектура һәйкәлләренең матурлыгын бозмавы аеруча ошады.
Гүзәл НУРИХАНОВА,
ансамбль җитәкчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *