Тукай бакчасы

Бюст ТукаяһәР ЭШ фикердән һәм күләмен, юнәлешләрен билгеләүдән башлана. Тиешле шартлар, ярдәм итүчеләр булса, бу уңай нәтиҗәгә китерә. Мәсәлән, инде тормышыбызда лаеклы урын алган һәм ел саен игелекле гамәлләр белән билгеләнгән проект эшчәнлеген алыйк: яхшы идеяның реаль эштә гәүдәләнеш табуын күрү нинди шатлыклы.
СүЗЕБЕЗ — Бардада тормышка ашырылучы зур һәм мөһим проект турында. Район Земство Җ ыелышы депутаты, татар һәм башкорт мәдәният үзәге җитәкчесе С.Н. Назин узган ел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую һәм, тулаем, Тукай паркы булдыру турында фикер белән чыкты. Бу, билгеле, шактый чыгымнар белән бәйле һәм күп көч куюны таләп итүче проект иде.
Халыкта «Тырышкан — морадына ирешкән» дигән мәкаль бар. Тукай паркы оештыру проекты буенча максатчан эш барышында аның дөреслеге янә бер расланды.
Мәгълүм ки, узган ел Бөтенрәсәй авыл сабантуена бер көн кала Барда үзәгендә Г. Тукайга бюст ачу тантанасы булды, анда район җәмәгатьчелеге белән бергә Казаннан килгән язучылар катнашты. Ә иртәгесен Пермь крае губернаторы В.Ф. Басаргин, Татарстан президенты Р.Н. Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З. Закиров һәм башка мәртәбәле кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Бюст ачуны нәкъ менә шушы олы вакыйга белән туры китерү — бәйрәм программасының әһәмиятле бер чарасы итеп билгеләү алдан тәгаенланган иде. Бюстны эшләү һәм урнаштыру Барда муниципаль районы администрациясе, Пермь крае губернаторы администрациясе һәм Мәдәният министрлыгы, «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы ярдәме белән башкарылды.
Ограда в парке ТукаяБыел Тукай паркы булдыру буенча эшләр дәвам итте. Моның өчен проектлар эшләргә һәм җиңәргә кирәк булды. Бәхеткә, уйланган эш барып чыкты. Лукойллылар социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында муниципаль район башлыгы С.М. Ибраевның һәм парк оештыру инициаторы С.Н. Назинның проектларын хупладылар, ягъни грантка лаек дип таптылар. Шулай ук янә Татарстан Мәдәният министрлыгы Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте тәкъдим иткән проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү өчен грант бүлде. һәм шундый ярдәм нигезендә биредә инде күп кенә эш башкарылды. Иң әһәмиятлесе — парк мәйданы коймалап алынды, ә бу исә аны төзекләндерү, бизәү буенча эшләрне башкару мөмкинлеге бирде. Г. Тукай иҗатына нигезләнгән һәм паркта урнаштырылачак скульптур композиция ясала, Каенавылдан рәссам һәм скульптор Наил Габдушев аны якын арада тө гәлләү һәм урнаштыру өчен тырыша: тиздән паркта «Шүрәле» үз урынын табачак.
Менә шулай бердәм көч белән нәсел җепләре әнисе ягыннан безнең районга килеп тоташучы -Зиннәтулла Әмиров оныгы Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү буенча мөһим эш башкарыла. Парк тәрбияви һәм эстетик яктан да, Барданың бер истәлекле урыны рәвешендә дә әһәмиятле булачак. Район администрациясе, С.Н. Назин шулкадәр эшне башкарып чыгуда финанс ярдәме күрсәткән «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсына һәм Татарстан Мәдәният министрлыгына, бу игелекле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә, чәчәклекне тәрбияләп, карап торучы 2 санлы Барда урта мәктәбе коллективына рәхмәтле.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *