Имамнарыбыз медальләр белән бүләкләнде

20-22 майда “Пермь ярминкәсе“ күргәзмә үзәгендә “Мөселман дөньясы-2021“ унынчы төбәкара форумы узды. Анда, гадәттәгечә, Рәсәй Баш мөфтие, Рәсәй мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәех-әл-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов, Рәсәй мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәте составында Пермь крае Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Әбләев hәм башка сәяси, җәмәгать hәм дин эшлеклеләре катнашты.
Чара рәсми затларныӊ сәламләү сүзләреннән башланды. Шәех-әлИслам Тәлгать Таҗетдин үз чыгышында болай диде: “Без күп еллар инде биредә, изге Пермь җирендә, Пермь шәhәрендә очрашабыз. Бу очрашу безнеӊ өчен матур традициягә әйләнде: конференцияләр уздырабыз, бергәләп дога кылабыз, ватандашларыбызныӊ Пермь краендагы тормышы белән танышабыз.
Мондый чаралар безнеӊ территорияләрдә күптән урнаштырылган тынычлыкны hәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә“.
Ул Пермь краеныӊ мәдәниятара бәйләнешләрне булдырудагы казанышларын билгеләп үтте, губернатор hәм аныӊ командасы, җәмәгать hәм дин эшлеклеләренеӊ конфессияара hәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту эшенә югары бәй бирде. Традиция буенча, Тәлгать Сафа күп еллар дәвамында ислам диненә ихлас хезмәт итеп, рухи кыйммәтләрне таратуга зур өлеш керткән кешеләргә Рәсәй мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәтенеӊ рәсми бүләкләрен тапшырды. Быел округыбыздан “Әл-Игътисам“ (“Бердәмлек“) медаленә Кодаш авылы мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәтдин Сәет улы Мәүликаев hәм Түбәнавыл мәчете имам-хатыйбы Мәүлиҗан Мөхәммәтҗан улы Зимасов лаек булды.
Мөхәммәтдин хәзрәт мәчеттә инде 15 елга якын хезмәт итә. Ул Аллаhы Тәгаләгә hәм бу юлда аныӊ остазлары булган имаммөхтәсиб Марат хаҗи Мозафаровка, остаз Рафикъ хаҗи hәм остабикә абыстай Тәнзилә Акманаевларга, шулай ук hәр нәрсәдә ярдәм иткән тормыш иптәше Мәүсия Нургали кызына рәхмәтле. “Әтием, вакытында Йөкшер авылы имам-хатыйбы Сәет Әхмәрҗан улы миӊа догалар hәм Коръән сүрәләре язылган блокнот тапшырганда, мин гаҗәпләнеп, күпмедер вакыттан үземнеӊ дә дингә хезмәт итәчәгемне аӊламаган идем. Моӊа ышануы кыен, тик ул бу минем юлым икәнлеген белгән сыман… Хәзер мин монда Рәсәй мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәте рәсми медале белән чираттагы форумда басып торам. Әлбәттә, мондый бүләкне Баш мөфти кулыннан алу күӊелле“, — дип уртаклашты Мөхәммәтдин Сәет улы. Мәүлиҗан хәзрәт “хаҗи“ исеменә дә ия, бу hәр мөселман кешесе өчен мәҗбүри булган хаҗ йоласын (Мәккәгә Изге Кәгъбәгә хаҗ кылу) үтәүне аӊлата. Тормыш иптәше Хәкимә Гарифулла кызыныӊ тырыш ярдәме белән ул инде күп еллар туган авылында ислам турында белемнәр таратуга хезмәт итә. “Бүген дин белән төрле яшьтәге кешеләр кызыксынуына шатмын. Түбәнавыл мәчетендә дин нигезләре буенча дәресләр үткәрәбез, тәhарәт кылу, намаз укырга өйрәтәбез, курсларга йөрүчеләр арасында яшьләр дә күп.
Мондый бүләк тапшыру — имамнар хезмәте уӊай бәяләнүе билгесе, бу бик сөендерә“, — дип билгеләп үтте Мәүлиҗан хаҗи.
Форумда Барда мөхтәсибәте hәм округ туган якны өйрәнү музее да үз экспозицияләрен тәкъдим итте. Форум кунаклары чираттагы тапкыр чын Барда чәкчәгенеӊ тәмен hәм Барда түбәтәенеӊ гүзәллеген бәяләделәр.
Артур УРАЗОВ.
Автор фотолары


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *