Гаилә җылысы

ЯӉА УКУ ЕЛЫ башлануы атааналар hәм балалар өчен шактый борчулы вакыт — кием-салымын, уку әсбапларын барлап, җитмәгәнен алып өлгерергә кирәк. Август ае азагында Чувашай авылында бердәнбер балалар үстерүче Тайсиннар гаиләсендә булып, аларныӊ көнкүреше турында кызыксындык.

— Без күп балалы гаилә, 3 балабыз бар. Зур кызыбыз Валерия быел дүртенче класска бара. Икенче кызыбыз Даниэлага 4 яшь, улыбыз Камилгә әле бер яшь тә 6 ай гына, дип таныштырып китте гаилә башлыгы Рамил Тәүфыйк улы.

— Яӊа уку елына без әзер, яӊа әйберләрнеӊ кирәк кадәресен алдык. Элеккеләренеӊ дә кайсы кулланырга яраклы – кызыбыз әйберләрен саклап тота, — диде Светлана Петровна.

Тайсиннар аз мөлкәтле күп балалы гаилә буларак, халыкны социаль яклау бүлеге аша пособиеләр ала. Бу финанс ярдәме гаилә бюджетына бик тә ярап куя. Күптән түгел бүлек гаиләгә компьютер алуда булышкан, моныӊ өчен алар зур рәхмәтләрен белдерә. Бары авылда интернет булмавы гына борчый.

Күптән түгел авылда балалар мәйданчыгы эшләнгән, сабыйлар өчен бик яхшы булган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында алар элегрәк каз hәм сарыклар караганнар, быел исә 25 бройлерлары, йомырка салучы утыздан артык тавыклары бар. 40 сотый җирләрендә бөтен төр яшелчәдән кала ниләр генә үстермиләр: җимеш бакчаларында алмагач, груша, слива, ирга, зелпе, чия, сырганак, карлыган, кура җиләге, крыжовник, төрле декоратив куаклар, хәтта зәӊгәр чыршы үсә. Йорт алларын төрле чәчәкләр hәм җимеш куаклары бизәп тора.

— Участокныӊ 8 сотыенда бәрәӊге, 8 сотыенда яшелчә-җимеш hәм куаклар үсә, калганында каралтылар. Агач-куакларны, күпьеллык үсемлекләрне ярминкәләрдә сатып алдык. Язын халыкка яшелчә hәм чәчәк үсентеләре тәкъдим итәбез, диләр Тайсиннар.

2007 елда барлыкка килгән бу гаилә башта Пермьдә hәм Юго-Камскийда яши. Аннан туганнары аша белешеп Чувашай авылында йорт алырга булалар. Башта йортны дача өчен генә файдаланырга уйласалар, мондагы табигать матурлыгы, иркенлек күӊелләрен яулап ала. Светлана Петровнага врачларныӊ яшәү өчен авыл җире кулайрак булыр дигәнне дә исәпкә алалар.

— Без биредә 2010 елныӊ языннан бирле торабыз. Монда килеп урнашкач бер-бер артлы өч балабыз туды, без бик шатбыз. Йортны ремонтладык, кышын җылы. Алга таба бу урында йорт төзәргә уйлыйбыз, диләр Тайсиннар.

Рамил Тәүфыйк улы Гимадутдиновларда — “ТАТТРАНСКОМ“ ОООсында эшли. Ул үзе Фролы поселогында туып-үсә, Пермьдә милли тикшеренү политехник университетында белем алган, белгечлеге буенча инженер-механик. Аныӊ әтисе Искирдән, әнисе Үдик авылыннан. Светлана Петровна исә Верещагино районы Кукетский поселогыннан, ул сатучы hөнәренә ия – Пермь кооперация техникумы филиалын тәмамлаган. Аларныӊ кызлары Валерия фәннәрне “5“леләргә генә үзләштерә, бары тик татар теле hәм әдәбиятыннан гына “4“леләр ала икән. Без булганда да китаплар укыды ул, күрәсеӊ, мәктәпне сагынган. “Рус теле, математика hәм әйләнә-тирә дөнья фәннәрен яратам.

Киләчәктә кибетләр челтәре директоры буласым килә“, — диде ул. Ходай насыйп итсен.

Тайсиннарныӊ йортларында мич бар. Ул җылылык чыганагы гына түгел, монда төрле мич ашлары пешерергә була. Без булганда әйләнәтирәгә хуш ис таратып үзләре салган икмәкләре өлгерде. “Ипине үзеӊ пешерсәӊ, чыгым икеләтә кими“, — диләр алар.

— Яшәргә була, эшлә, иренмә генә. Табында — үзебез үстергәннәр, кибеттән җимешләр, шикәр алабыз.

Помидорларыбыз уӊды, барысын да кышка әзерләп куябыз, — дип тә уйлары белән бүлештеләр.

Саубуллашканда бу гаиләгә иминлек теләдек, башлаган юнәлешләрендә уӊышлар юлдаш булсын, алда киртәләр очраса – җиӊәргә язсын.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *