25 сентябрьдә округ администрациясендә муниципалитет аграрийлары өчен мөhим вакыйга узды. Авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе, начальник вазыйфаларын башкаручыР.З. Хәсәнов йөзендә, hәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар арасында сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлек сатып алуга субсидия бирү турында килешүгә кул куелды.
Чараны сәламләү сүзе белән округ башлыгы Х.Г. Алапанов ачты:
— Бүген килешүләр имзалана торган программа Пермь крае территориясендә безнеӊ округта гына гамәлдә hәм төбәк губернаторы, Пермь крае Агросәнәгать комплексы министрлыгы hәм округ Думасы депутатлары ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге юнәлеш буенча программада катнашу өчен шартларныӊ берсе – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан үзмәшгуль буларак теркәлергә тиеш. Ә ярдәмне өч елга бер тапкыр алырга мөмкин. Әгәр элегрәк яшь каз, үрдәк hәм күркә бәбкәләрен сатып алуга киткән чыгымнарныӊ бер өлешен кире кайтарырга мөмкин булса, быелдан исемлек йомырка салучы тавыклар, мөгезле эре терлек белән дә тулыланды.
Киӊәшмәдә катнашучыларга округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов hәм округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова да мөрәҗәгать итте. Алар программаны тормышка ашыруга тукталдылар, ел саен катнашучылар, ягъни җирле бюджеттан ярдәм алырга теләүчеләр саны артуын, бу бик куанычлы булуын билгеләп үттеләр. Хуҗалыкларга кошларныӊ hәм терлекләрнеӊ баш санын саклап калуларын hәм аны арттыруларын теләделәр, hәркемгә дәүләт ярдәме программаларында актив катнашырга киӊәш иттеләр.
Килешүләргә кул кую тантанасыннан соӊ Озын Ялан авылында яшәүче Гөлмәрьям Әтнәгулова округ җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде hәм бераз үзе турында сөйләде. Аныӊ сүзләренчә, хуҗалыгында өч бозау бар, ә программа ярдәмендә ул сыер hәм башмак сатып алырга карар иткән.
— Бүген килешүгә 20 кеше кул куйды, алар 32 сыер hәм башмак сатып алган. Ярдәм белән бергә программада катнашучылар билгеле бер йөкләмәләр дә ала. Мәсәлән, алар терлек санын сатып алынган көннән алып өч ел дәвамында сакларга тиеш. Шулай ук быел шәхчи ярдәмче хуҗалыклар авыл хуҗалыгы кошларын сатып алуга киткән чыгымнарныӊ бер өлешенә дә субсидия алды, кошларныӊ гомуми саны 2400 баштан артык, — дип йомгаклады Ринат Закирҗан улы hәм барысына да хуҗалыкларны алып баруда уӊышлар теләде.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.