30 ОКТБРЬДә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре коненә багышланган тантаналы/ чара үтте. Бәйрәмнең топ геройлары — үзләрен җиргә багышлаган, ботен күңелләрен биреп эшләүче хезмәтчәннәр.
Бу көнне котлау, рәхмәт сүзләре белән Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы М.Ф.Әхмәев чыгыш ясадылар.
Район смотр-конкурсы йомгаклары буенча «Триумф», «Искир» ОООларына, җиңүчеләр буларак, почет грамоталары һәм акчалата премия тапшырылды. Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутатларының җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева район авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе белгечләренә, «Н.жизнь» СПКсы баш бухгалтерына, «Триумф» ОООсы делопроизводителенә, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ш.С.Алдаровка В.А.Сухих һәм Е.Е.Гилязова
исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук тантанада җирдә эшли башлаган яшь белгечләр, механизаторлар да билгеләнде.
Марат Фидәрис улы урып-җыю эшләренә йомгак ясаганнан соң, агымдагы елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре смотр-конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Венера АЛАПАНОВА.