Программа дәвам итәчәк һәм киӊәйтеләчәк

Быел округыбыз территориясендә беренче тапкыр шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасы тормышка ашырыла. Әлеге юнәлеш буенча фермерлар авыл хуҗалыгы кошларыныӊ яшь бәбкәләрен сатып алуга киткән чыгымнарныӊ бер өлешен кирегә кайтара алачак. hәр шәхси ярдәмче хуҗалык яхшы нәтиҗәләргә ирешә алды. Шушы көннәрдә без программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре белән танышу максатыннан берничә шәхси хуҗалыкта булып, субсидия алучылар белән аралаштык, ярдәмнеӊ әлеге төре буенча аларныӊ фикерләре белән кызыксындык.

Каенавылдан Фаина Насретдинова быел 50 каз алган. Аныӊ сүзләренчә, авылда үсеп, кечкенәдән үк әти-әнисенә хуҗалык буенча ярдәм иткәч, кошларны карау кыен түгел. “Каз турында барысын да белә идем кебек, тик мин уйлаганча ук булмады. Укулар уздым, авыл хуҗалыгы кошын ничек дәваларга кирәклеген аӊладым. Элегрәк казлар санын 20дән арттырмадык, ә быел исә иллеләп кош карадык. Аларны эш иткәннән соӊ, артыгын сатырга ниятлибез. Киләсе елда да каз бәбкәләре алып, бу программада катнашырга телибез. Әгәр мөгезле эре терлек буенча ярдәм булса, сыер да сатып алачакбыз”,- дип уртаклаша Фаина.

Ильнар Нигматуллин

Бардадан Эльвира hәм Илнар Нигъмәтуллиннар хуҗалыгында да быел эш кызу булган. Казлардан тыш, хуҗалар үрдәкләр hәм күркәләр сатып алган. Илнар әйтүенчә, барлык кошлар да үскән, безнеӊ килүгә үрдәкләр калмаган иде инде. Нигъмәтуллиннар hәр төр итнеӊ үз уӊай яклары бар дип саный, мәсәлән, үрдәк ите йомшак, ә каз ите майлы. Аларны карауга килгәндә, хуҗалар үрдәкләрнеӊ тизрәк үсүен, ә казларны кышка кадәр диярлек карарга кирәклеген билгели. Күркәләр сугымга ярарлык авырлыкта түгел иде әле. Нигъмәтуллиннар билгеләп үткәнчә, иӊ зур күркәләре 16 килограмм булган, шуныӊ
7-8е чем ит кенә. Бу хуҗалыкта кошларны сатарга планлаштырмыйлар, барлык продукция гаиләдә кулланылачак.

Гузалия Батыркаева

Гүзәлия Батыркаева Таныпта яшәүче hәркемгә таныш. Ул гомере буе укытучы булып эшли hәм лаеклы ялга чыккач, авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнергә була. “Быел без муниципаль программада катнаштык. 21 каз hәм 35 күркә сатып алдык — барысы да үсте. Күркәләрнеӊ яртысын эш итеп, сатырга да өлгердек. Муниципалитет башлыгына, округ администрациясенеӊ авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе начальнигына hәм белгечләренә бу юнәлешне уйлап табып, аныӊ буенча эшләүләре hәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга средстволар бүлеп бирә алулары өчен рәхмәт белдерәм. Мондый ярдәм киләчәктә дә булсын, бу программада олысы да, яше дә катнашсын иде. Авылда яшәп, үзебезне химиясез hәм ГМОсыз үстерелгән чын ит белән тәэмин итә алу мөмкинлеге булу бик мөhим. Балаларга, туганнарга күчтәнәч җыйганда аларга нәрсә җибәрергә икәнен төгәл беләм. Мондый тәмле күркә яки каз ите бер кибеттә дә юк. Әгәр дә бу программа дәвам итсә hәм сәламәтлегем какшамаса, яӊадан анда катнашачакмын”, — диде Гүзәлия апа hәм иттән тыш, мендәрләрне яӊарту өчен каз каурыйларын да алачагын билгеләп үтте.

Бу программада шулай ук Аклыштан Ринат Илкәев катнашкан. Быел ул 60 каз үстергән. Аныӊ фикеренчә, бу ярдәм бик яхшы. Алда әйтеп үтелгән хуҗалар кебек үк, Ринат Вәhит улы да киләсе елда программада янә катнашырга hәм инде 60 түгел, ә 100 каз hәм 50 үрдәк сатып алырга ниятли. “Агымдагы ел эксперименталь булды, кешеләр чыннан да ярдәм ителүен күрделәр, киләсе елда катнашырга теләүчеләр күбрәк булыр дип уйлыйм. Әгәр мөгезле эре терлек сатып алуга да субсидия булса, сыер сатып алырга теләр идем. Җирнеӊ мәйданы электропастух та урнаштырырга мөмкинлек бирә. Округ башлыгына, депутатларга, шулай ук авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсенә hәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм”,- диде шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы.

Исегезгә төшерәм: быел шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга ярдәм итү кысаларында округ бюджетыннан каз, үрдәк, күркә бәбкәләре сатып алуга киткән чыгымнарныӊ бер өлешен кире кайтаруга субсидия бүлеп бирелде. Программа дәвам итәчәк hәм киӊәйтеләчәк. Ел азагына кадәр сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлек сатып алуга да субсидияләр бирү планлаштырыла.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *