Бардача пелмин

Әлеге исем белән үткәрелгән бәйрәм округныӊ төрле авылларыннан килгән ветераннар, колледж студентлары hәм укытучылары катнашында 26 ноябрьдә уздырылды. Чара округ ветераннар оешмасы идеясе белән край политехник колледжыныӊ Барда филиалы базасында оештырылды.
Килешерсез дип уйлыйм, пелминне барыбыз да ярата. Кунак киләме, я гаилә белән җыелабызмы, мәшәкатькә санамыйча ит чыгарып, камыр басып, яраткан сыебызны әзерләргә тотынабыз. Пелмин… Безнеӊ якларда аны нәкъ шулай атыйлар, әдәбичәсе пилмән дибрәк яӊгырый. Борынгылар: кунак килсә – ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә, дигәннәр. Бик тә дөрес сүзләр. Бәйрәм өстәлен бизәүче ризык ул, урыны hәрчак түрдән. Гадәттә, Яӊа ел табынына пешерәбез, ел иминлектә килсен, дип ышанабыз. Узган гасырныӊ 60-70 елларында районыбыз авылларында өчәр кичлек кунаклар уздырылган, пелминнәрне мишеге белән ясап туӊдырып куя идек, дип сөйләгәннәре хәтердә. Сүз 50 кг сыешлы колхоз капчыгы турында бара. Бер тапшыруда әйткәнчә, әнә шундый вакытлар да булган… Аннан бер йолага тукталасым килә, пелмин пешергән вакытта йортыбызга очраклы рәвештә кем дә булса килеп кергән икән, әти-әниебез: “Ризыгыӊа язган, аш-судан олы булма”, дип аны кыстый-кыстый пилмән белән сыйлап чыгарырлар иде…
“Бардача пелмин” дип аталган бу чараны округ ветераннар оешмасы рәисе Ә.Ш. Габдушева башлап җибәрде hәм “Актив озак яшәү” край проекты кысаларында үткәрелүен хәбәр итте.
— Бүгенге чарада сезне күрүемә бик шатмын, төрле авыллардан килгәнсез. Барчагызны кайнар сәламлим, бер очрашу – бер гомер бит ул. “Бардача пелмин” бәйрәмен күптәннән оештырырга теләк бар иде. Табыннарыбыз күрке булган бу тәмле, дәрәҗәле, туклыклы сыебызга хөрмәтебез зурдан. Край политехник колледжыныӊ Барда филиалы базасында инде беренче генә очрашмыйбыз, бүгенге күрешүебез дә файдага булыр дигән өметтә калам, — диде Әнисә Шәрифхан кызы.
Колледж укытучысы Н.А. Пономарева чараныӊ ике: теоретик hәм практик өлешләрдән торачагын әйтте. Башта ул пелмин пешерүгә багышланган презентация белән таныштырды. Нинди эчлекләр алынуы, камыр басу үзенчәлекләре, пелмин ясау ысуллары (барысы 17гә тулды!) – барысын да видеоматериал ярдәмендә аӊлатты. Наталья Александровна бүгенге чараныӊ шартларына да тукталды, катнашучыларга дүртәр кешегә берләшеп пелмин ясау буенча бирем бирде.
Практик өлеш колледж ашханәсендә дәвам итте, монда III курста укучы пешекче-технологлар да җәлеп ителде. Яшьләр бу hөнәрнеӊ кирәкле булуына тукталдылар. Хөрмәтле апаларыбыз җиӊ сызганып алдан ук басып әзерләнгән камырдан пелмин ясарга тотындылар. Эчлекләрне ветеран оешмалары әгъзалары үзләре белән алып килгән иде, hәрберсе яулык hәм алъяпкыч кигән – шулай тиеш тә. Төнгүк авылыннан Фаиз Максеев, Карманнан Айсылу Таразова гармунда уйнап, пилмән ясаучылар яшьлек җырларын җырлап, тиз арада биремне башкарып та өлгерделәр, әле биеп алырга да мөмкинлек туды.
— Бәйрәмгә килергә бик теләп риза булдым. Пелмин туемлыклы, файдалы, көч кертә торган затлы ризыгыбыз. Шуныӊ өчен дә аны элек-электән иӊ кадерле кунаклар алдына куйганнар, туйлардан соӊ иртәгесен кода-кодагыйларны сыйлаганнар. Күршеләр, дус hәм туганнар белән җырлашып ясап туӊдырганнар, хәзер дә шулай, — диде Барда округы хатын-кызларыныӊ “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Н.Г. Исмәгыйлова.
— Пелминнәрне иттән тыш, ит катыш тозлы кәбестәдән, бәрәӊгедән, гөмбәдән дә ясыйбыз. Командабыз 4 кешедән тора, — диделәр Бакчавылдан Әнисә Балтаева hәм “Сәламәтлек” төркемендә шөгыльләнүче ханымнар.
— Яраткан бу сыебыз бәйрәм табынын бизи. Ялларда, бәйрәм көннәрендә пешерәбез, туклыклы, иӊ тәмле ризыкларныӊ берсе. Бүген бик кирәкле осталык дәресе булды, файдалы мәгълүмат алдык. Бүгенге чарага ераккы авыллардан да килгәннәр, безгә әйткәнче генә, беребез дә читтә калмый, — диделәр Күчтәнти авылыннан килгән Әлфия Таразова, Зәмзәмия Юсупова, Гәүhәрия Хәсәнова.
— Без тана hәм ат ите, кәбестә алып килдек, пелмин hәм эрек пелмине — вареники пешерәчәкбез, — диделәр Карманнан Суфия Зөбәерова, Бөреҗле hәм Сөҗән авылларыннан Нуридә Аксәетова, Раушания Әширова.
Янәшә өстәлдә генә Каенавыл бүлегенә караган авылларда яшәүче Зөлхәбирә Мансурова, Физия Имашева, Әлфия Мансурова, Илүсә Имашева пелмин бөгәләр.
— Бик яратабыз пелминне, бөтен гаилә белән җыелып башкарабыз, кунаклар да килә. Ясап туӊдырабыз, бәйрәм кебек була, — дип сүзгә кушылдылар.
— Озын Яланнан дүртәү без: Мәкъфия Зәетова, Мәүлидә Аптукаева, Хафизә Тляшева, Сөгъдә Акманаева. Пелминне кем яратмый икән ул? Итле, кыйммәтле, кадерле ризык. Ирем көненә 3 тапкыр пешерсәӊ дә ашый инде. Кышын ясап берәр чиләк туӊдырып куябыз, — дип әӊгәмәбезне җанландырып җибәрделәр.
— Ә без Үдиктән hәм Әрәмәавылдан, пелминне 2 төрле эчлектән: иттән hәм гөмбәдән әзерләдек. Бик яратабыз, кышын да, җәен дә пешерәбез, хәзер суыткычлар бар. Пелмин тавык итеннән дә бик тәмле килеп чыга, бигрәк тә суган күбрәк салсаӊ. Әниебез тозлы кәбестәдән ярата иде. Хәзер төрле азык күп, шулай да пелмин беренче урында тора. Кунак ашларына вак кына ясап сала иделәр. Яӊа ел табынына пешерәбез, күршеләрне чакырабыз. Әле камыр эченә он, борыч, акча салып та ясыйлар, борыч белән усал кешегә эләгә, акча туры килсә — байыйсыӊ дип юрыйлар, — диделәр Фәридә Галина, Резеда Иткинина, Минҗәвәр Рәмзина, Кәүсәрия Аитова.
Шул арада ясалган пелминнәр пешереп жюри хөкеменә тәкъдим ителде, үзебез авыз иттек hәм колледжда укучыларны да сыйладык – бик тәмле булды! Шулай инде, эчлекнеӊ ниндие булуга карамастан, пелмин ул hәрчак искиткеч шәп килеп чыга.
— Мондый чараларны алга таба да оештырыйк, авыл клубларында бергәләп әзерлик. Гармунчыларыбыз көйләп бәйрәмебезне бизәде, Озын Ялан hәм Каенавыл территориаль бүлекләреннән бирегә килү өчен транспорт бүленде, студентларыбыз ярдәмләште – зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аерым рәхмәтебез – безне кабул иткәннәре өчен колледж коллективына. Ветераннарыбыз бик бердәм, киләчәктә дә шулай оешкан булып калыйк, — дип Ә.Ш. Габдушева “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” бәйгесендә катнашкан hәм җиӊгән уӊган гаиләләрне атап үтте.
Ахырда педагог Н.А. Пономарева “Бардача пелмин” чарасыныӊ яхшы дәрәҗәдә узуын белдерде, осталарны атап, нәтиҗәдә дуслык җиӊүен хәбәр итте. “Сәламәтлек” төркеме җитәкчесе Наҗия Бәширова hәркемгә саулык теләде hәм аш кабул иткәннән соӊ үтәлә торган күнегү башкарып күрсәтте. Киләчәктә дә саулыкта күрешергә, бәйрәм чараларыннан канәгатьлек алырга язса иде.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов
hәм автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *