Урманнарны саклыйк

Национальный день посадки леса в Березниковском и Федорковском сельских поселениях
А. С. Шайнуров, В.Г. Демина, А.Г. Масагутов

13 МАЙДА Каенавыл һәм Федорки авыл поселениеләре территориясендә Бөек Җиңү көненә һәм Пермь крае урман хуҗалыгы белән идарә итүдә дәүләт системасын урнаштыруга 80 ел тулуга багышланган «Милли агач утырту көне» Бөтенрәсәй акциясе кысаларында агач утырту буенча чара үтте.
Чараның төп бурычы — урманнарны саклау проблемасына игътибарны җәлеп итү, шулай ук халыкта, аеруча үсеп килүче буында Җирнең яшел байлыгына сакчыл караш тәрбияләү.
Акциядә «Куеда урманчылыгы» ГКУсы, Барда ЛПУ МГсы, МЧС хезмәткәрләре, Федорки һәм Каенавыл поселениеләрендә яшәүчеләр актив катнаштылар. Бу көнне барлыгы 1 гектар мәйданда 3,5 мең чыршы үсентеләре утыртылды.
Шунысы сөенечле, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча мондый чаралар һәр ел уза.
Рәсемдә: А.С. Шәйнуров, В.Г. Демина, А.Г. Мәсәгутов.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *