Юлга ихтирам белән

Велопробег Бардымской СОШ №2
ЯЛ көннәрендә кая барырга? Сәламәтлек өчен файдалы булсын өчен нинди шөгыль табарга? Актив яшәү рәвешен сөючеләрнең бу сорауга җавабы бар. Инде икенче ел рәттән 2 нче Барда урта мәктәбе Барда районы ГИБДД бүлеге белән берлектә массакүләм велопробег оештыра, быел ул 14 майда булды. Аның төп катнашучылары — мәктәп укучылары. «Юлга ихтирам белән» велопробегы дәүләт автоинспекциясенең (ГАИ) 80 еллыгына багышланды.
Җыелган вакытта мәктәп территориясендә укучылар каршында ГИБДД бүлеге начальнигы Марат Мостаев чыгыш ясады. Ул биредә катнашучыларга юлда йөрү кагыйдәләрен саклауны, игътибарлы булу һәм хәрәкәттә калган катнашучыларны хөрмәт итүне теләде.
Инструктаж үткәннән соң велосипедчылар юлга чыкты. Оештыручылар фикере буенча, велопробег өчен «Барда-Төнгүк-Барда» маршруты иң уңайлысы. Асфальт юл, бер якка хәтта акрын гына барганда да 1 сәгать вакыт җитә.
Велосипедчыларны барлык маршрут дәвамында ДПС машиналары озатып барды. Төнгүккә җиткәч, акциядә катнашучылар мәктәп янындагы скверда ял иттеләр. Биредә үк оештыручылар балалар өчен күп кенә бүләкләр белән викториналар үткәрделәр, шулай ук аларга ГАИ машинасы нәрсәләр белән җиһазлануы, ГИБДД инспекторы юлда бозуларны ачыклау өчен нинди приборлардан файдалануы турында сөйләделәр. Ял иткәннән соң велосипедчылар шул ук рәвештә кирегә Бардага кайтып киттеләр.
Велопробег 2 нче Барда урта мәктәбе һәм актив яшәү рәвешен яклаучы яшьләр өчен матур традициягә әверелде. Катнашучылар уңай кәеф алалар, юлларда йөрү өчен чыдам һәм әзерлеклерәк булалар.
Артур УРАЗОВ.
Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *