20 сентябрьдә Барда үзәк китапханәсендә Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенеӊ Пермь крае оешмасы “Яшел карета” ансамбленеӊ иҗади концерты узды. Коллектив Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенеӊ коммерция булмаган Барда район оешмасы рәисе Раушан Таhиров чакыруы буенча килде.
Чара китапханә залында узды, бу хәтта концерт та түгел, ә үзенә күрә бер җылы очрашу иде. Чыгыш ясаучылар барысына да таныш җырлар башкарды, шул исәптән совет кинофильмнарыннан да. Шуӊа күрә тамашачылар да артистларга кушылып җырлады, кул чапты. Коллектив тарафыннан әзерләнгән 60 минутлык программа Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенеӊ гимны белән ачылды hәм ике дистәдән артык номерны үз эченә алды.
Без “Потому что нельзя быть красивой такой”, “Ягода-малина” , “Еще не вечер”, “Помоги мне” (“Бриллиантовая рука” кинофильмыннан) җырларын ишеттек, шулай ук Пермь шәhәренеӊ 300 еллыгына, көз аена багышланган җырлар, төрле романслар hәм башка композицияләр яӊгырады. Әмма тамашачы өчен көтелмәгән чын бүләк “Ай, былбылым” татар халык җырын башкарулары булды, аны барысы да кушылып җырлады.
Концерт программасы бер сулышта диярлек узды, алкышлар тынмады. Бардалылар искиткеч кәеф кичерде, уӊай эмоцияләр алды, ә артистлар үз адресларына бик күп рәхмәт сүзләре ишетте.
Чарадан соӊ мин “Яшел карета” ансамбле җитәкчесе hәм бер үк вакытта Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенеӊ Пермь крае оешмасында иҗади реабилитация буенча педагог белән аралаша алдым. Белеме буенча хор дирижеры булган Валентина Ивановна Чувашова менә нәрсә сөйләде:
— “Яшел карета” ансамбле 2000 елда оештырылган, 15 ел дәвамында эшләп, төрле сәбәпләр аркасында таркалган. Бер ел элек бу эшне яӊадан башларга булдык. Идеябезне хуплаучылар булды, коллектив оешты. Шактый гына уйлагач, “Яшел карета” җырына багышлап, ансамбльнеӊ элекке исемен калдырырга булдык. Бүген коллективта 12 кеше, аларныӊ күбесе инвалидлар. Безнеӊ арада волонтерлар да бар, алар ярдәмендә концертлар белән йөри алабыз. hәр җирдә чакыралар, көтәләр, җылы каршы алалар. Бер ел эчендә өйдә алты чыгыш ясадык, концертлар белән Соликамск, Верещагино, Лысьва, Добрянка, Пермь инвалидлар өчен комплекслы реабилитация үзәгендә булдык. Тукталып калырга җыенмыйбыз, Краснокамскига барырга, край смотр-конкурсында катнашырга уйлыйбыз. Шуӊа күрә безгә уӊышлар теләгез. Тамашачы өчен “Яшел карета” тормышны ярату, оптимизм үрнәге булып тора, ә артистлар үзләре алга, яӊа уӊышларга таба хәрәкәт итү өчен илhам ала. Бардалыларга аерым рәхмәт әйтәсем килә, сез бик яхшы аудитория, — диде ул.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.