Ирешелгәннәрдә тукталмаска
Төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 1956 елның 12 августыннан башлап үткәреп киләләр. Бу көн августның икенче якшәмбесендә бәйрәм ителгәнгә күрә, быел Россия төзүчеләре котлауларны 10сында кабул итәчәкләр. Истәлекле вакыйга алдыннан без районда төзелеш, ремонт, газлаштыру белән хәлләр торышы турында соңгы яңалыкларны белү өчен һәм кызыксынган сораулар белән район администрациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы В.Р.Әмировага мөрәҗәгать иттек. — Венера Рәфит кызы, хәзер район үзәгендә төзелүче объектлар турында сөйләгез әле. — Бүген Бардада муниципалитет (район администрациясе йөзендә) һәм бизнесның үзара файдалы хезмәттәшлеге кысаларында,




