Ярату һәм кайгырту дөньясында
2008 ЕЛДАН башлап Пермь краенда гаилә мөнәсәбәтләрендә, әхлакьй башлангычларны гаиләдә бербереңне аңлау, ихтирам итү, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен тарату максатында «Иң яхшы күп балалы гаилә» һәм «Иң яхшы алмаштыручы гаилә» край конкурслары үткәрелә. Алар традицион рәвештә ике этаптан тора — сайлап алу (район яки округ) һәм край. 3 ноябрьдә Барда районы социаль яклау бүлегендә күп балалы һәм алмаштыручы гаиләләр арасындагы конкурсның сайлап алу турының йомгаклау чарасы үтте. Бүлек начальнигы Ләйсән Имайкина гаиләләрне котлап, аларга киләчәктә уңышлар теләде. Чарада һәр гаилә









