Гимназиянең стритбол буенча кубогына

в Бардымской гимназии прошли соревнования по стритболуКүптән түгел гимназиядә стритбол буенча ярышлар үтте. Бу Барда районы өчен яңа спорт төре. Аны башкача «урам баскетболы» дип атыйлар. Командаларда 3 әр кеше катнаша, бер боҗрага уйныйлар. һәм ул «Гимназия кубогы» буларак үткәрелде.
Ярышларда 15 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1996-1997 елгы егетләр арасында беренче урынны «Булс» командасы яулады (гимназия), икенче урында — ‘Тала» командасы (2 санлы Барда урта мәктәбе), өченче урында — «Няшки» командасы (гимназия). 1998-1999 елгы егетләр арасында беренче урында «Пума» командасы (2 санлы Барда урта мәктәбе), икенчедә — «8АР» командасы (гимназия), өченчедә — «Барс» командасы (гимназия). Кызлар арасында 2 санлы Барда урта мәктәбе командасы җиңү яулады, икенчедә — гимназия командасы. Җиңүчеләр һәм призерлар стритбол буенча «Ак төннәр-2014» край ярышларына китәчәк.
Ярдәм иткәннәре өчен гимназия директоры Н.Г.Исмәгыйловага, спонсорлар: «Стройподряд» ОООсына, шәхсән Р.Р.Гайсинга, «Расэл» ОООсына, «Император» кибетенә һәм М.А.Тимиркинга, «Престиж» кибетенә һәм Л.Р.Тимиркинга зур рәхмәт белдерәбез. Гимназиядә стритбол буенча ярышлар традидиягә әверелер, дип ышанасы килә.
Гимназиянең физкультура укытучылары коллективы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *