Сабир Яппаров истәлегенә

Сабир Яппаров - Юбилейный турнир борцов района - 75 лет
17 МАЙДА Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге спорт залында тренер-көрәшче Сабир Яппаров истәлегенә багышлап ярышлар үтте. «Без районда ирекле көрәшнең ничек башлануын белергә тиеш», -дип башлады үз чыгышын, ярышларның төп инициаторы, әтисенең эшчәнлеген лаеклы дәвам итүче тренер Илнур Яппаров, ярышларны тантаналы ачуда.
Бу муниципаль турнирда 1997 елдан алып һәм аннан яшьрәк Каенавыл, Карман, Үдик, Сараш, Тө нгүк мәктәпләре, гимназия һәм балалар, үсмерләр спорт мәктәбеннән 73 көрәшче катнашты.
Чарага район администрациясе башлыгының беренче урынбасары С.Н.Назин да килде. Җ ыелучыларны сәламләп, ул Сабир Яппаров турында җылы сүзләр әйтте, аның тырыш хезмәтен, районда ирекле көрәшне үстерүдәге бәяләп бетергесез эшенең әһәмиятен билгеләде.
Бу көнне тамашачылар кызыклы көрәш күрделәр, анда районның яшь «йолдызлары» — Сәрвәрбек Кодиров, Рөстәм Фәйзуллин, Арсен Абзаев, Рамазан Әхмәдуллин һ.б. катнашты. Рөстәм һәм Сәрвәрбек арасындагы финал көрәш аеруча зур кызыксыну уятты. Бу ике спортчының көрәше һәрвакыт кискен була, шуңа күрә кайсы өстен чыгуын алдан белеп тә булмый.
Шулай итеп, бу турнирда җиңүчеләр һәм призерлар булып танылдылар: Үдиктән Денис Савинов, спорт мәктәбеннән Руслан Киндяшев, Тимур Апанаев, Айвар Исмәгыйлов, Алишер Юсуфкулов, Ленар Илкәев, Ильяс Яппаров, Рөстәм Фәйзуллин, Гүзәл Исакова, Каенавылдан Камил Тимиркин, Айнур Аптуков, Флүдә Усаева, Гөлназ Латыйпова, гимназиядән Арсен Абзаев, Ринат Адулов, Данил Бикмө хәмәтов, Элиза Сакаева, Алина Мансурова, Сараштан Эльвир Мөхәмәдиев, Әнвәр Хәсәнов, Элиза Туйгильдина, Илфия Якупова, Төнгүктән Ренат Атнагулов, Рамазан Әхмәдуллин үзләренең авырлык категорияләрендә чемпион булдылар.
Сараштан Руслан Куштанов, Ринат Таразов, Вадим Кариев, Гөлфия Якупова, спорт мәктәбеннән Кирилл Аптуков, Данис Журавский, Тимур Отинов, Ильяс Суяргулов, Илсаф Суяргулов, Арсен Хәсәнов, Нияз Иткинов, Каенавылдан Илдар Аптуков, Динур Бәширов, Айлан Мәүликаев, Зөфәр Зинәтуллин, Әлфиз Зәетов, Диана Бәширова, Алина Балтаева, Үдиктән Арсен Сәфәров, Төнгүктән Сәрвәрбек Кодиров, Карманнан Линара Суфиева икенче урын алдылар.
Гимназиядән Нияз Кульмашев, Вадим Рахмангулов, Денис Биктимиров, Артур Мостафинов, Каенавылдан Раушан Тимиркин, Дмитрий Кокрин, Арсен Яппаров, Радмир Усаев, Владислав Раменский, Үдиктән Артем Акбашев, Радик Мостафин, Альмир Адутов, Сараштан Руслан Шипулин, Артем Тимганов, Эльнар Тимганов, Алина Субакова, спорт мәктәбеннән Максим Яппаров, Денис Митриев, Владислав Трошков, Төнгүктән Илнар Рахмангулов өченче урын яуладылар.
Без ярышларда җиңүчеләрнең берсе Рөстәм Фәйзуллиннан аның җиңү сере хакында белештек: «Моның бернинди сере юк, — диде ул, — бары тик алымнарны төгәл башкару мөһим, дип уйлыйм, тренировкаларда эшләгәннәрне кулланырга тырыштым. Нәкъ менә алар Төнгүктән көчле көндәшем Сәрвәрбекны җиңәргә ярдәм итте». Бу ике көрәшче биш тапкыр алышка чыктылар, һәм бу юлы Рөстәм 3:2 исәбе белән җиңеп чыкты.
Көрәшчеләрне уңышлары белән районның спорт тормышында актив катнашучы шәхесләр Габделбәр Ибраев һәм Наил Маматов котладылар. Барлык чемпионнар һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр, җиңүчеләргә шулай ук акчалата бүләк тә тапшырылды. Барлык көрәшчеләр исеменнән оештыручылар спорт мәктәбе директоры Р.Р.Батыркаевка, спонсорлар: Ф.Н.Усаев ИПсенә, «Мегастрой» ОООсына, Г.Н.Шәрипов ИПсенә, Г.Г.Алапанов ИПсенә рәхмәт белдерәләр.
Бүгенге көндә районда 250гә якын кеше ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Спорт мәктәбендә шө гыльләнгән барлык укучылар арасында ирекле көрәш өченче урынны били. Шунысы сөенечле, спортның бу төрен үстерүче кеше бар. Илнур Яппаров һәм ирекле көрәш буенча башка тренерлар занятиеләр өчен шартлар булсын өчен зур тырышлык куялар, спортчылар яхшы нәтиҗәләргә ирешсен ө чен барлык мөмкин булганны эшлиләр. Көрәшчеләребезгә даими үсеш, региональ һәм бөтенрәсәй ярышларда зур уңышлар телибез.
Илнур ЯППАРОВ, Артур УРАЗОВ.
Артур Уразов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *