Җаным башкаласы Күчтәнти
Күренекле якташыбыз фольклорчы галим, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровның якты истәлегенә багышланган VII “Ягъфәр укулары“ 20 февральдә Күчтәнти авылында уздырылды. Күчтәнти авылына, танылган якташыбыз исемен йөрткән мәктәпкә барып керүгә hәр урында Рәшит абый рухы чагыла төсле, фоторәсемнәрдән ул елмаеп карый. Әгәр исән булса, быел аңа 74 яшь тулган булыр иде. Тик кызганычка каршы райондашыбызның гомере 62 яшендә – 2008 елда өзелде… Пермь крае татарлары hәм башкортларының милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары С.Н. Назин җитәкчелегендә район вәкилләреннән бер төркем





