Бөек Җиӊү хакына

(Просмотрено - 10 раз, просмотров за сегодня - 1 )

Бу зәӊгәр күзле, бөдрә чәчле унсигез яшьлек авыл егете – минем Уймуж авылында туган бабам – ефрейтор Ромашев Фәрит Әхмәтхан улы.
1942 елныӊ августында кызылармеец Ромашев Ф.А. авылдашы Имайкин Тәүфыйк Харис улы белән минометчы белгечлеген өйрәнү өчен Чиләбе өлкәсенеӊ Чибәркүл шәhәренә җибәрелә.
Курсларны тәмамлаганнан соӊ, 1942 елныӊ 1 октябрендә ул Ватанга тугрылык антын кабул итә hәм Воронеж фронтына китә, ә инде декабрь аеннан 12нче аерым миномет бригадасы составында Курск дугасындагы сугышларда катнаша.
1943 елда Грайворон шәhәрен азат иткәндә яралана. Сугыш ахырына кадәр ерак иде әле hәм фронтта каты бәрелешләр дәвам итә. Сәламәтләнгәннән соӊ Кызыл Йолдыз орденлы 29нчы аерым ВНОС (hава күзәтүе, хәбәр итү hәм элемтә) радиобатальонына билгеләнә, ул hавага каршы оборона гаскәрләре составына керә. Батальон түбән новгородлы 476 кыз белән комплектлаштырыла. Постныӊ хәрби расчеты 6-7 кешедән тора, бу “кызлар“ коллективлары белән ирләр – сержантлар коман далык итә. Шулай итеп, ефрейтор Ромашев Ф.А. телефончы була.
Сугыш дәвам итә, Кызыл Армия, җиӊү артыннан җиӊү яулап, хәрби көч hәм куәтене арттырып көнбатышка таба бара. Картәтием, сугыш турында искә алганда, анда кыю кызлар белән хезмәт итү бәхете елмайды дип сөйли иде. Мөгаен, безнеӊ яшь күӊелләрне яраламаска тырышкандыр. Ул кызларныӊ сугыш авырлыкларын ирләргә караганда берничә тапкыр җиӊелрәк кичерүләре, арыганлыкларына зарланмыйча эшләүләре, үз вазыйфаларын төгәл үтәүләре турында сөйли иде. Кышкы салкында чак җылытучы юка гына солдат шинельләрендә, кирза итекләрдә, көзге яӊгырлардан коткармый торган плаù-палаткаларда алар хәрби дежурлыкны бер генә секундка да калдыра алмый иде.
Сугышчан казанышлары бик мөhим булганга күрә командование батальонны төп бәрелеш юнәлешенә җибәрергә кирәк дип саный. “Багратион“ операциясендә Белоруссияне дәүләт чигенә чыгу белән азат итәргә туры килә. Аннары Польша, Германия… Батальон маршал Рокоссовский, ә 1944 елныӊ октябреннән маршал Жуков җитәкчелеге астында сугышу хөрмәтенә ия була.
Картәтием Берлин операци ясе турында еш сөйли hәм аныӊ батальонына хәрби бурычларны уӊышлы үтәгәне өчен Берлин өчен соӊгы көрәштә катнашырга рөхсәт ителүе белән бик горурлана иде, бу операцияне үткәрү өчен иӊ тәҗрибәле сугышчылардан махсус расчетлар төзелә. 1945 елныӊ 16 апрелендә төгәл төнге 3 сәгатьтә 140 көчле прожектор нурлары, болай да котлары алынган hәм бернәрсә дә аӊламаучы, менә инде берничә көн мәҗбүри оборонада йокысыз төннәр үткәреп, минут саен русларныӊ массакүләм штурмын көтеп арыган немецларны куркытып, траншеялар белән казылып беткән җирләрне, фашистларныӊ алдынгы позицияләрен яктырта. Танклар, үзйөрешле орудиеләр, бөтен күк йөзен каплап алган кызыл йолдыз төшерелгән штурмовиклар hәм истребительләр Берлинга юнәлә. Җиӊү өчен, Бөтен Европаны явыз фашизмнан азат итү өчен хәлиткеч көрәш ахырына якынлаша.
Картәтием батальоны сугышны Берлинда тәмамлый.
Кызлар белән бергә Рейхстаг колонналарында имзаларын куялар. Берлин операциясендә катнашкан өчен 29нчы аерым радиобатальон СССР Югары Советы Президиумыныӊ 1945 елныӊ 28 маендагы указы нигезендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланганнан соӊ батальон немец шәhәре Гроскамин районында урнаштырыла.
1945 елныӊ 10 июлендә солдатлар hәм кече командирларны – сугыш елларында батальонда хезмәт иткән өлкән яшьтәге иратларны hәм төрле яшьтәге хатын-кызларны демобилизацияләү игълан ителә, ә батальон даими урнашу урынына – Волынск өлкәсенә китә. Меӊнәрчә километрга сузылган хәрби юллар артта кала. Картәтием 1947 елныӊ мартында демобилизацияләнә.
Тыныч тормыш башлана. Ул өйләнә, картәнием белән биш ул тәрбияләп үстерәләр.
Картәтиемнеӊ сугышчан юлын сурәтләүче бүләкләре: “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены“, “Хәрби казанышлар өчен“, “Варшаваны алган өчен“, “Будапештны алган өчен“, “Берлинны алган өчен“, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиӊгән өчен“, Жуков медальләре. Аныӊ өчен бигрәк тә “Варшаваны алган өчен“ медале кадерле иде, чөнки ул Польшада полкташ иптәше Имайкин Т.Х. белән очраша.
Алар фотографияләре белән алмашалар, шуннан соӊ ике атна узгач Тәүфыйк Краков шәhәре өчен каты сугышларда hәлак була. Гжимала авылында җирләнә.
Бөек Ватан сугышы халкыбыз өчен кырыс сынау булды.
Картәтием Ромашев Ф.А. сугыш кырларында Ватанны саклап, тиӊдәшсез батырлык hәм кыюлык күрсәтеп, геройлык елъязмасына якты сәхифә язып калдыра. Ул үзенеӊ солдат бурычын намус белән үти hәм безнеӊ өчен герой булып тора. Ул безнеӊ хәтеребездә максатчан, тәртипле, үз принципларына тугры, кыю, акыллы, игелекле hәм ярдәмчел әти hәм картәти булып саклана.
Мин картәтием белән горурланам.
Гөлнара РОМАШЕВА.

Оцените прочитанное:  
Не интересноМало информацииНеплохоХорошоОтлично! (Пока оценок нет)
Загрузка...

Подпишитесь на обновления RSS-ленты

При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.