Бәхете — туган җирдә

Руфхат - счастье на родной земле
БЫЕЛ район Земство Җыелышыныӊ май ае утырышында “Районныӊ почетлы гражданины” исеменә Р.Ш.
Әмиров лаек булды. Рөфхәт Шәрифҗан улы тумышы белән Каенавылдан, биредә аныӊ бар гомере үтә. Ул колхозчылар гаиләсендә үскән hәм туган ягы иминлеге өчен җирдә эшләүдән башка бүтән язмышны күз алдына да китермәгән. 9 яшьтән бирле кохозда эшли башлаган — җәен көтү көткән, ә пенсиягә чыкканда аныӊ хезмәт стажы 45 елдан күбрәк булган.
— Мин 1943 елда тудым, без бишәү идек – бер кыз hәм дүрт малай. Сугыштан соӊ тормыш авыр булды, ул вакытта барысы да кыен хәлдә иде, ашарга, киенергә булмады, язын әни черегән бәрәӊгедән җәйгечләр пешерә иде, мин беренче класска кергәч ул миӊа ниндидер әйберләр тегеп бирде. Әти сыер тиреләрен эшкәртте hәм аннан аяк киеме текте. Башкалар чабатада йөргәндә, без әтиебез тиредән ясаган аяк киемендә сандалиларда, итектә, түфлидә йөгердек. Аннан 60нчы елларга таба тормыш җайлана башлады, мин армиягә киткәндә, безнеӊ өстәл юк иде әле, барысы да идәнгә утырып ашый иде, ә 1965 елда армиядән кайтуга өстәл hәм урындыклар да барлыкка килде, — дип искә ала әӊгәмәдәшем.
Р.Ш. Әмиров десантчы булган, хезмәт итү вакытында 29 сикерү башкарган. Совет армиясе сафларында хезмәт иткәннән соӊ Чернушка шәhәренеӊ 66нчы санлы авыл hөнәри-техник училищесына укырга керә, биредә ул комплекслы бригада бригадиры белгечлеген ала, уку йортын тәмамлаганнан соӊ Ленин исемендәге колхозга тракторчы-машинист булып эшкә кайта. Чәчү hәм урып-җыю эшләре вакытында тәүлеккә дүрт сәгать йоклап сөргән, чәчкән, ашлама керткән, уӊыш җыйган, печән әзерләгән, ә кышын урманнан агач ташыган… барысын да санап бетереп булмый. Өстәвенә, агачлар баскан яӊа җирләрне, кырларны эшкәрткән, берничә тапкыр сөргән, ә чирәм җир йөзләгән гектарны тәшкил иткән.
Үткән еллар фотосурәтләрен, газета битләрен hәм грамоталар, рәхмәт хатларыныӊ зур өемен карый-карый, алар арасында 1973 елныӊ язгы чәчү кампаниясе вакытында югары күрсәткечләр өчен ВЛКСМныӊ Пермь өлкә комитетыныӊ беренче дәрәҗәдәге дипломы hәм төрле еллардагы Дәүләт агросәнәгате системасы хезмәткәрләренеӊ Бөтенсоюз социалистик ярышларында җиӊүче дипломнарын күреп, Рөфхәт абыйныӊ намуслы эшләгәнен аӊлыйсыӊ. Хезмәте өчен күп тапкырлар төрле бүләкләргә ирешкән, социалистик ярышлар җиӊүчесе, бишьеллыклар ударнигы булган, “Урал” колхозыныӊ Почет китабына, район Почет китабына hәм район Хезмәт даны Галереясына кертелгән ул.
Бүген Рөфхәт Шәрифҗан улы тормыш иптәше Рәсимә Шәехгали кызы белән лаеклы ялда. Аларныӊ кызлары күптәннән үскән, оныклары еш кайта, уӊышлары белән шатландыра.
Әмировлар әлегә кадәр сыер асраган, ләкин печән әзерләргә кыенлашкач, вак терлеккә күчкән – сарыклар карыйлар, җәйгә бройлер чебиләре, үрдәк бәбкәләре алалар, яшелчәләр үстерәләр, кызлары белән урманга гөмбә, җиләк җыярга, каен яфрагы әзерләргә йөриләр…


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *