Яшәешебезнең мөhим тармагы

На автодороге «Тюндюк-Верх-Шлык»
На автодороге «Тюндюк-Верх-Шлык»

Агымдагы елның июнь аенда Бардада спикер В.А.Сухих җитәкчелегендә край парламенты депутатлары, комитет рәисләре hәм җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт рәисе урынбасары — край промышленность, эшмәкәрлек hәм сәүдә министры А.В.Чибисов, край транспорт министры А.Р.Зәкиев h. б. булып консультатив совет утырышында катнашкан иделәр.
Утырышның көн тәртибе борчыган мәсьәләләрнең берсе — юлларга багышланды hәм «Пермь краены» 2011 елның 1 декабрендә кабул ителгән «Пермь крае юл фонды турында hәм «Пермь краенда бюджет процессы турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында»гы 859-ПК санлы законының тормышка ашырылу барышы турындаң иде. Утырышта катнашучылар Барда-Куеда автоюлының Төнгүк hәм Күперле Башап арасындагы өлешен, Барда-Ятыш автоюлын карадылар hәм торышын бәяләделәр. Бу юлларның сыйфатын яхшырту буенча эшләрне оештыру турында мәсьәлә буенча кызыксынулы фикер алышу булган иде. hәм август аенда Пермь крае Хөкүмәтенең 2016 елның 10 августында кабул ителгән «Пермь крае территориясендәге җирле билгеләнештәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын проектлаштыруга hәм төзүгә (реконструкция), капиталь ремонтка hәм ремонтка субсидияләр билгеләү турында»гы 560-п санлы карары нигезендә Барда муниципаль районы бюджетына «Барда-Ятыш», «Төнгүк-Шлик Баш», «Күперле Башап-Карман» гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын ремонтлауга бирелүче 6 738 299, 65 сум күләмендә субсидия расланды.
Хәзерге вакытта район эчендәге юлларны төзәтү белән өч оешма шөгыльләнә. «19нчы ПМК» ОООсы Төнгүк — Шлик Баш, «Пермьгазэнергосервис-Барда» ОООсы Күперле Башап — Карман, «Стройпром» ОООсы Барда — Ятыш юлларын ремонтлый.
Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы А.Х. Сарбаева сүзләренчә ремонт эшләре октябрь башыннан алып барыла. Финанслауның 95 процентын край, калган 5 процентын район бюджеты үз өстенә алган.
ПМК — 19 җәмгыяте Төнгүк — Шлик Баш автоюлын төзекләндерә. Соңгы берничә елда бу юлның шактый яраксыз хәлгә килүе хак. Язгы кар сулары эреп юл өстеннән ага. Бигрәк тә көзге hәм язгы юлсызлык чорында таулар аша салынган юллардан машиналар көч хәл белән генә үтә. Ә бит бу юллардан балалар hәр көнне автобуста Төнгүк урта мәктәбенә укырга йөри. Ниhаять, октябрь башыннан юлларга вак таш түшәлә башлады.
— Смета буенча (1млн 604 мең 226 сумлык) без юлларга гравий (вак таш) чыгарырга, ике яктан канаулар ерырга, су үткәрү торбалары салырга тиеш. Көндәлек унга якын техника эшли. Егетләребез тырыша, янгырсыз көннәрдә ялларда да эшләргә исәп. Рәүф Иманаев (грейдер), Илгәт Илкәев (МТЗ-82 тракторы), Тәлгать Илкәев (К-701 төягече), Рөстәм Батыркаев, Анатолий Пономарев (МАЗ үз-бушаткычы), Алмаз Иткинин, Рафис Батыркаев (КамАЗ), Илфиз Уразов (экскаватор), мастер Рафикъ Казанбаев, баш механик Әхәт Суяргулов, баш инженер Ильяс Митриев үз эшләренә җаваплы карыйлар. Эшләрне октябрь ахырына тәмамларга уйлыйбыз, — дип сөйләде ПМК — 19 ОООсы җитәкчесе Гамил Гайса улы Халитов.
«Пермьгазэнергосервис-Барда» ОООсы Күперле Башап — Карман автоюлын рәткә китерә. Бу юлны ремотлау 2 млн 852 мең 982 сумга бәяләнгән.
— Октябрь башыннан эшкә тотындык, 8 техника иртәннән кичкә кадәр эшли. Ике грейдер юлларны тигезли, канаулар ерабыз, вак таш түшибез, грейдер белән тагын тигезлибез. Җирле халыктан хуплау сүзләре ишетәбез. Грейдерда Ринат Мөхсинов, Мөхтәсим Имайкин, Назим Ишманов, экскаваторда Таhирҗан Мөхсинов, Данис Шабаев, КамАЗда Нәсим Рангулов, Назим Әхмәров, Илгизәр Маматов, мастер Разил Дусаков үз эшләрен яхшы башкаралар, тәҗрибәле хезмәткәрләр, — ди җәмгыять директоры Марат Наил улы Ибраhимов.
На дороге «Старый Ашап-Кармановка»
На дороге «Старый Ашап-Кармановка»

Бүген юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең hөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Яшәешебезнең мөhим тармагы булган юлларның торышы, сыйфаты өчен тырышучыларны тәбрик итәбез. Сәламәтлек, иминлек, уңышлар, юллардай озын гомер телибез. hөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *