Бардалылар, афәрин!


Казанда икенче Бөтенроссия төбәк татар тарихын өйрәнүчеләр җыены үтте. Пленар утырышта, “түгәрәк өстәл“дә, семинарларда илебез төбәкләреннән, шулай ук Татарстан шәhәр hәм районнарыннан килгән делегатлар – барлыгы 380 ләп кеше катнашты. Төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнү максатыннан башкарылган эшләр барланды, уңай яклар күрсәтелде, яңа бурычлар билгеләнде. “Казан“ милли мәдәният үзәгендә бу көннәрдә төбәкләр тарихы турында китаплар күргәзмәсе эшләде, анда меңнән күбрәк басма урнаштырылган иде. Җыенда безнең крайдан hәм районнан да делегатлар катнашты. Эшлекле hәм эчтәлекле сөйләшүдән делегатлар үзләре өчен файдалы күп нәрсә алдылар.
Җыенда катнашучылар өчен зур программа әзерләнгән иде. Казанның 1000 еллыгы музее, шәhәр белән танышу hәркемдә матур тәэсирләр калдыргандыр, мөгаен. Нур өстенә нур дигәндәй, кичләрен мәдәни чаралар тәкъдим ителде. Беренчесе – Башкортостан “Туган тел“ татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре гала-концерты, ә икенчесе – делегатлар белән бергә күпсанлы бардалылар көтеп алган зур концерты — районыбыз үзешчәннәре иҗади бүләге иде.
Бардалылар зур коллектив белән Татарстанга соңгы тапкыр 2008 елда барганнар, якташыбыз — фольклорчы галим, язучы, җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәров истәлегенә үткәрелгән пермь татарлары көннәре кичәсендә чыгыш ясаганнар иде. Рәшит Фәйзрахман улы, аның татар халкы өчен башкарган игелекле эшләре бу юлы да хөрмәт белән искә алынды. Хатыны Әкълимә Габдрәхим кызы, улы Илдар кичә кунаклары арасында иде.

Концерт “Безнең милли-мәдәни мирасыбыз“ дип исемләнде, hәм моның сәбәпләре бар. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты галимнәре
2013 елда безнең районда экспедициядә булып, Тол буе авылларында җыйган материаллары нигезендә узган ел “Милли-мәдәни мирасыбыз. Пермь татарлары. Барда“ дигән китап чыгарды. Бу концерт-кичә милли-мәдәни мирасыбызның кабатланмас үрнәкләре белән таныштыру белән бергә әлеге китапны тәкъдир итүне дә күздә тотты.
— Концерт көтелгәннән дә яхшырак булды, бардалылар искиткеч матур чыгышлары белән сокландырды, афәрин!
Бу сүзләр – тамашачыларның бердәм hәм уртак фикере иде. Чыннан да, залның hәр чыгышны хуплавы, көчле алкышлар белән бүләкләве концертның ни дәрәҗәдә булуына ачык бер дәлил иде. “Кый“ фольклор төркеме, “Барда гүзәле“ ансамбле, “Дуслык“, “Нурлы“ бию коллективлары чыгыш ясыймы, Рамил Әмиров, Сария Чуганаева, Әлфия Якупова, Зөлхәбирә Мансурова, Гөлнур Ибраhимова җырлыймы, Идият Әширов шигырьләрен укыймы, яисә танылган якташыбыз Мәсгут абый Имашев, Казанда яшәүче яшьләребез – Айдар Габдулхаков, музыка көллиятендә укучы Эльвина Туйгилдина, Алсу Имайкина, Айзат Корбангалиев җырларын бүләк итәме – барысы да концертны бизәде. Мәүлиҗан Зимасов шикелле сәхнә ветераннарыбыз, музыкантлар Азат Габдулхаков, Әхнәф Булатов, Идиал Хисмәтуллин район үзешчән сәхнә осталары концертының уңышына үз өлешен кертте. Программаны Җәүhәрия Габдулхакова hәм Рамил Әмиров җанлы итеп алып бардылар. Ике сәгатьлек концерт бер тында үтте.
Бу, билгеле, муниципаль район, мәдәният идарәсе, Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәге, сәнгать коллективлары җитәкчеләренең, тулаем, hәркемнең Казандагы мөhим чыгышка зур җаваплылык белән караулары hәм яхшы хәзерләнүләре билгесе иде.
Концерт тәмамлану белән сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З. Закиров, Г. Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты директоры урынбасары
И.И. Ямалетдинов, Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы рәисе
Х.Г. Алапанов күтәрелделәр.
— Бүген бардалылар иҗат отчеты тоттылар hәм үзләрен бөтен яхшы яктан күрсәттеләр. Сәхнәдә милләтебезнең яңа бер ачышы булды, — диде Ринат Зиннур улы. – Сезнең зур бәхетегез – иҗат әhелләрегез, олы шәхесләрегез, Казан белән Барда арасын тоташтырып торучы затлар.
Ул Мәсгут Имашев, Рәшит Ягъфәров, Дамирә Кузаева исемнәрен җылылык белән искә алды, бардалыларның милли традицияләрне саклап, алга карап эш итүләрен билгеләде hәм киләчәктә уңышлар теләде.
Сергей Миннихан улы hәм Хәлил Газбулла улы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына hәм Г. Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтына рәхмәт хатларын тапшырдылар, Татарстан, конгресс җитәкчеләренә җылы кабул итүләре өчен ихтирам хисләрен белдерделәр.
Истәлекле кичә азагында бөтен зал “Туган тел“ җырын башкарды.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *