Куркынычсыз тәгәрмәч

Безопасное колесоИЮНЬ аенда безнең районда яшь инспекторлар арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч-2014» муниципаль конкурсы үтте. Анда Төнгүк урта мәктәбе укучылары Денис Аков, Денис Кучукбаев, Алсу Маматова һәм Регина Мукаева 1 урын алдылар һәм аларга безнең районның данын «Куркынычсыз тәгәрмәч-2014» край конкурс-фестивалендә якларга туры килде, ул «Яңа буын» балалар лагеренда үткәрелде.

Конкурс Россия МВДсы Пермь крае буенча ГИБДД дәүләт идарәсе һәм Пермь крае Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды. Конкурс берничә станциядән торды: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Куркынычсыз тормыш эшчәнлеге нигезләре», «Автошәһәрчек»тә велосипедта йөрү, махсус мәйданчыкта фигуралы йөрү, команда белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә теоретик имтихан бирү. Безнең укучылар бөтен станцияләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр — крайның 41 командасыннан алар 14 урын алды.

Җитәкче Алия КУЗАЕВА, Төнгүк урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *